Логотип Магариф уку
Цитата:

180 нче мәктәптә премьера

Казанның 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе,  әле кайчан гына Тәүфикъ Әйди исемендәге «Мирас» Халыкара сәнгать үзәге ачып,  барыбызны шаккатырган иде. Туган телләр һәм халыклар бер...

Казанның 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе,  әле кайчан гына Тәүфикъ Әйди исемендәге «Мирас» Халыкара сәнгать үзәге ачып,  барыбызны шаккатырган иде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында алар  тагын Казан мәктәпләрендә моңа кадәр күрелмәгән  яңалык белән сөендерде. Шушы араларда мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында үзләре үк төшергән «Авторучка» дигән тулы метражлы татарча фильмның премьерасы тәкъдим ителде.
Ул көнне барысы да купшы күлмәкләрдән килгән артистларның ничек итеп мәктәпнең тамаша залындагы кызыл келәменнән  узуларын без үзебез дә күреп кайттык.  Нәтиҗә   көткәннән дә тәэсирлерәк булды. Күзгә ирексездән яшь тыгыла... Бер авторучка тирәсендә күпме язмышлар, никадәр вакыйга сыйган.  Фильмны караганда, артистларның барысы да бер мәктәпнеке икәнен дә онытасың хәтта.   Бу кадәр реквизитларны, мондый йорт, мондый мәктәпләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмас кебек югыйсә. Тапканнар бит!  
Премьерадан соң мәктәп директоры, фильмның төп продюсеры Илдар СӘЯХОВКА берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Илдар Искәндәрович, Сезнең киноны карагач,  5 тиен тотып  авыл клубына кинога  йөргән чак-лар искә төште. Безнең авылда кино кую ирле-хатынлы Фоат абый белән Гөлсинә апалар өстендә иде. Берсе «кино Фоат» кушаматы алган киномеханик, икенчесе – ире кебек үк җыйнак гәүдәле билет сатучы. Билгеле инде Гөлсинә апаның оеп, йоклап китүен көтәргә түземлеге җитүчеләр  аяк очларына басып бушка да кереп китә ала иде... Сезнең үзегезне дә, мөгаен, малай чакларга кайтармый калмагандыр бу фильм.
– Әлбәттә. Мин үзем   Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында үстем. Зур авыл, атна саен кино булып тора. Идарә каршындагы белдерү тактасын карап кына торабыз.  Безгә  кинобудкага менеп, шундагы тишектән кино карау бик кызык тоела иде. Әлбәттә, ул теләсә кемгә тәтеми. Киномеханик Фәйрүз безгә якын кеше булгач, берничә малай шунда менү ягын карый торган идек. Безнең Фәйрүз дә, клубта билет сатучы Тимерҗан абый да күптән мәрхүм инде...Әҗере билгеле – кино беткәч, плёнканы барабанга кире урау, өзелгән җирләре булса ябыштыру безнең өстә.    Безнең ише малай-шалайның   сугыш турындагы фильмнарга, андагы каһарманлык үрнәкләренә исе китә иде. Үзебез дә сизмичә, шундагы  уңай геройлар мисалында тәрбияләнгәнбез. Аның хикмәте дә, идеологиясе дә шул булган.  
– 180 нче мәктәпкә директор булып килүегезнең   дүртенче сезонын Сез  менә шундый зур иҗади проектка йомгак ясап  тәмамлыйсыз. Кино төшерү идеясе ничек туды?
– Без һәр уку елына нәтиҗә ясаганда, алга таба да  үзебезнең полилингваль мәктәп статусына яраклы полилингваль белем һәм полимәдәни тәрбия бирү концепциясе ничек тә булса планда чагылыш табарга тиеш дигән таләп куябыз.  Бу гуманитар  предметларга гына түгел, төгәл фәннәргә дә кагыла.     Шундый эзләнүләр барышында Мәскәүдән  килгән бер  белгечнең мәктәпләргә кинопедагогиканы кертү методикасы, аның технологияләренә    кагылышлы мавыктыргыч  чарада катнашырга туры килде. Кызыксынып киттек. Аңа кадәр  дә Казанның инженерлар лицеенда шул ук белгеч белән онлайн очрашуда катнашкан идем. Мәктәп базасында видео һәм тавыш яздыру студияләре, бу юнәлештә шөгыльләнүче балаларыбыз булу  кинопедагогика юнәлешендә  эш  башларга җирлек барын күрсәтеп тора иде. Беренче адым ясап, үзебезнең залда балалар һәм әти-әниләрне чакырып тәрбияви темага кино күрсәтергә һәм соңыннан фикер алышулар оештырырга булдык. Шул киноны төшергән режиссёр яки анда уйнаган актёрларның берәрсен булса да чакыру мөмкинлеген дә күз уңыннан җибәрмәдек. Нәсүр Юрушбаевның яшь режиссёр Әмир Галиәскәров белән төшергән  кыска метражлы «Нигез йорт»  дип аталган татарча фильмына тукталдык.  (Бу – Нәсүр Юрушбаевның тәүге уен киносы. Эш барышында ул, Россиянең һәм Германиянең күп кенә картлар йортларында булып, бүгенге көндә бик актуаль һәм гыйбрәтле теманы күтәрә. Фильмның асылында картлык көннәрендә өлкәннәрне, әти-
әниләрегезне ялгызлыкта калдырмагыз дигән өндәмә ята. – Ред.) Киноны карагач, фикер алышу вакытында   Нәсүр Әндәрҗан улына балалар күп кенә сораулар бирделәр. Арадан берәү торып, Сез геройларны каян табасыз, андый киноларда безгә дә  төшәргә ярыймы, димәсенме! «Нишләп ярамасын, миндә дә сезнең кебек үк балалар төшә инде!» – дигән җаваптан соң,   нигә соң әле   берәр кызыклы сценарий язып, үзебезгә кино төшереп карамаска, дигән уртак фикергә килдек.

– Белүемчә, Нәсүр Юрушбаев хәзер Сезнең мәктәптә әлеге юнәлешне җитәкли. Казан тамашачысына ул журналист, кинорежиссёр, сценарист, тәрҗемәче буларак та, елның-елында Мөселман кинофестиваленә тәкъдим иткән эшләре аша да таныш. Ул шактый гомер Германиядә дә яшәде.  Аны ничек итеп үзегезгә эшкә килергә ризалаштырдыгыз?
– Беренче тапкыр кунак булып  килгәч, аңа үзебезнең мәктәпне, студияләрне күрсәттек.  Бу пандемия чорына туры килгәнлектән, Нәсүр Юрушбаевның ул чакта зур проектлары юк, кино төшерүләрдән тыелып торган мәле иде. Шул сәбәпле аның мәктәп кысаларында эшләү мөмкинлеге табылды. Без, форсаттан файдаланып,  кино түгәрәге эшләтеп җибәрдек. Шунда ук аны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышларга карар кылып, булачак фильмның сценарие турында уйлана башладык. Фильмның идеясен исә бергәләп фикер алышулар барышында формалаштырдык. Сценарийны да Н. Юрушбаев үзе язды.
– Кино төшерү күпме вакытка сузылды? Җәмгысы бу фильмда ничә бала үзен экранда күрде? Аларны кастинг аша сайлаган идегезме?
– Фильм, безнең исәп  буенча, өч ай эчендә – март, апрель, май айларында төшерелеп бетәргә тиеш иде, әмма без дигәнчә генә булмады. Мартта ике тапкыр гына съёмкага чыга алдык. Дистанцион укуга күчкәч, эш өзелеп торды, фильмны бу уку елында  гына  төгәлли алдык. Анда  мәктәптәге бөтен кеше дә катнашты дип әйтә алам.    Төп рольләрдә һәм эпизодларда катнашканнарын да кертеп санасак, укучылардан  100 гә якын бала булыр.  Кастингта  балалар шигырь,  чәчмә әсәрдән өзек  сөйләргә   һәм нинди дә булса сәләтләрен күрсәтергә тиеш иде.   Укытучылар һәм башка хезмәткәрләргә килсәк, алары 15 ләп булыр. Төп героебыз Кәрим ролендәге Булат Шәкүров быел 7 нче сыйныфны тәмамлады. Председатель кызы Асия ролен  исә 5 нче сыйныф укучысы Мәдинә Гарифуллина уйнады. Кәримнең бабасы ролендә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевнең уйнавы шулай ук очраклы түгел. Ул бездә вокал дәресләре алып бара. Председателебез дә читтән килмәде, ул –мәктәптә баш инженер вазифаларын башкаручы Марат Насыйбуллин.  Кәримнең сыйныф җитәкчесе, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Лилия Вәлиулловага бер үк вакытта   картина  директоры вазифаларын да йөкләдек. Оештыру эшләре белән, нигездә, ул шөгыльләнде.
– Шул ук вакытта, «ярар эшләсеннәр» дип, Сез уйнаган мәктәп директоры ролен  дә башка берәүгә  биреп  булыр иде.  Ни өчен бу рольгә нәкъ менә үзегез алынырга булдыгыз?
– Бу минем өчен яңа проект, шуңа да  читтән карап торучы гына буласым килмәде.  Аның эченә үтеп кереп ни-нәрсә икәнен үзем беләсем килде.  Хәзер инде эшләмәстәй эш түгел икән, дим. Без барыбыз да шуны аңладык: кино   артык ясалмалылыкны, пафосны  яратмый. Режиссёрыбыз да: «Театр уйнамагыз. Тормышта ничек сөйләшәсез камера каршында да шул халәтне саклый белегез», – дип, безгә һәрвакыт әйтә килде.
– Фаина Раневская да: мин уйнау дигән сүзне санга сукмыйм. Карта, шашка уйнарга була, ә сәхнәдә яшәргә кирәк, дигән. Әлбәттә, зур эш башкарылган: кайлардан казып чыгардыгыз  ул кадәр парталарны, реквизитларны? Вакыйгаларны кайларда төшердегез?
– Фильмдагы вакыйга 69–70 нче елларны сурәтли. Шул чорга туры китереп төшерү мәйданнары эзләдек. Мәктәп, билгеле инде, Казаннан ерак булмаска тиеш иде.  Беренче булып без эш башлаган мәктәп Биектау районының Алат мәктәбе булды. Ул – әле дә эшли торган мәктәп, бүгенге көндә аның янәшәсендә яңа бина төзелеп килә. Чыннан да ул – музей булып кала торган объект. Мари Республикасының Сардаял мәктәбендә дә шактый гына эш башкардык. 
Реквизитлар мәсьәләсендә иң тәүдә үзебезнең укытучыларга мөрәҗәгать иттек.   Күп әйберләрне табуда әти-әниләр дә, таныш-белешләр дә ярдәм итте. Мин хәтта  мәгариф идарәсе җитәкчеләренә дә чыктым. Шактый гына тәкъдимнәр булды. Бара торгач, бик күп кенә оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Арча районыннан 15 ләп парта эзләп таптык. Аларны ремонтлап буяп, тиешле хәлгә китердек. Ул җиһазлар үзебездән калмый  ияреп йөрделәр. Авыл җирлегендәге сюжетларны  (Кәримнең бабасы яшәгән йорт, ветераннар яшәгән йортлар) Биектау районының искиткеч табигатьле Солабаш авылында төшердек. Соңыннан гына белдек   «Өч аяклы ат» фильмы да шул авыл тирәләрендә төшерелгән булган икән.  
– Бу сорауны Сезгә фильмның төп продюсеры буларак бирәм: кино төшерү  бик чыгымлы эш булдымы?
– Әлбәттә. Смета буенча 2,5 млн иде ул.  Әмма без ул акчаны таба алмадык. Булса да, әлеге сумманың бер өлеше генә булгандыр. Бу – тулысынча энтузиазмда эшләнгән эш. Кул астында нәрсә бар, мәктәп базасында ни-нәрсә эшли алабыз – ул шулай эшләнде.  Күп әйберләрне үзебезнең технология кабинетларында укучылар, укытучылар белән бергәләшеп эшләдек. Агач эше булсынмы ул яки тегү эшеме – кулдан килгәнчә барысын да (кием-салым, әләмнәр, транспарантлар, плакатлар) үзебез башкарып чыктык. Безнең өчен аның кыйммәте дә шунда иде. Нәрсәнедер каяндыр сатып алудан бигрәк, балалар шушы идея белән янып яшәде, булдыра алганча, кулыннан килгәнчә тырышты. Тамашачы күргән кадәресе – ул әле айсбергның очы гына. Аның күренмәгән өлеше бар. Ул безне бер тотрыклы коллектив,  тату гаилә буларак берләштерде. Бәлкем, кайбер  балаларда дикция кытыршылыгы да сизелгәндер. Без моның зыянын күрмибез. Монда кинода уйныйсы килү теләге үлчәүнең бер ягында торса, икенче якта татар телен белергә кирәклеге һәм аны такы-токы гына түгел, дәүләт телләренең берсе буларак, камил үзләштерү зарурлыгы бар иде. Балалар шуны аңладылар.
Дөрес, башлап җибәргәндә, укытучыларының күзәтчелеге астында, аларның киңәшләрен тотып, балалар үзләре булдыра алганча,   2–3–5 минутлык   сюжетлар төшерү  белән чикләнергә дә мөмкин иде.  Без исә бу очракта бик зурдан тотындык.  Аның каравы никадәр тәҗрибә туп-
ладык.  Тагын эш башлыйк дисәк, безнең  бүгеннән үк әзер сценарийлар  бар.  
 – Билгеле инде,  бу фильмның алдагы язмышы да кызыксындыра. Сез аны ниндидер конкурсларга, фестивальләргә тәкъдим итәчәксезме?
– Һичшиксез. Кинофестивальләрдә катнашу теләге бик зур.  Иң башлап прокат  лицензиясе алу мәсьәләсен кайгыртачакбыз. Безне Россиядәге аудитория дә, чит илләрдәгеләр  дә аңласын дип,    инглиз, рус теле укытучылары Айгөл Абидулова,   Лилия Баһавиевалар белән берлектә укучылар  фильмга рус, инглиз телләрендә субтитрлар   эшләде.  Интернет үзенекен итә: безнең мәктәптә кино төшерелә  дигән хәбәр инде әллә кайларга барып та ирешкән.   Бөтенроссия дәрәҗәсендәге балалар киносы фестивалендә катнашырга чакыру алдык. Бу безне канатландыра, билгеле. Быелның июль аенда Кырымның Ялта шәһәрендә  Мәскәүнең тел-әдәбият институты туган тел укытучыларының җәйге мәктәбен   оештыра.  Анда мин кино педагогикасы хакында чыгыш ясаячакмын.   Күреп торабыз: кинопедагогика,
 чыннан да, киләчәктә зур проектларга юл ачарга сәләтле юнәлеш.   Без моны эш белән расладык.
Расиха ФАИЗОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ