Логотип Магариф уку
Цитата:

2020 елда Федераль Сабантуй Чиләбе өлкәсендә узарга мөмкин

Чиләбе өлкәсе татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда  2020 елда Федераль Сабан туен Чиләбе өлкәсендә уздырырга тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбуг...

Чиләбе өлкәсе татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда  2020 елда Федераль Сабан туен Чиләбе өлкәсендә уздырырга тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.


Фото: tatar-congress.org Фото: tatar-congress.org

Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Президенты белән очрашуга Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни мохтариятнең иң актив 50гә якын әгъзасы җыелган иде.


Сүз Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесниковага бирелде. Ул өлкәдәге татарлар турында мәгълүмат бирде, 2020 елда Федераль Сабантуй үткәру тәкъдимен җиткерде, губернатор бу тәкъдимне хуплады. Шулай ук Чиләбедә 2019 елда Тукай һәйкәлен ачуда бергә катнашырга чакырды.


Магнитогорскның “Татар рухы”  татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Кадиминур Таһиров шәһәрдә “Татар мәдәният һәм тарих үзәге булдыру кирәклеген белдерде. Шулай ук татар җәмәгатьчелеге репрессияләнгән “Магнитка”ны төзүчеләргә монумент кую, ТНВ телеканалының корпунктын ачу, Магнитогорск-Казан турыдан-туры рейслар булдыру мәсьәләсен күтәрде.


Чиләбе өлкәсе губернаторы Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында икътисадый багланышларның нык булуын, икьтисадый мөнәсәбәтләр белән бергә гуманитар элемтәләрнең дә әһәмиятенә басым ясады. Ул Магнитогорскның татар җәмәгатьчелеге тарафыннан яңгыратылган бөтен сорауларны игътибар белән тыңлауын, һәрберсе буенча аерым эш алып барылачагын әйтте.


Президент белән очрашудан соң Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев өлкән буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлады, Конгресс исеменнән  бүләкләр тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ