Логотип Магариф уку
Цитата:

2022 елда ана капиталының күләме билгеле булды

2022 елда беренче балага Ана капиталы күләме 503 237 сум, икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.Шулай итеп, әгәр гаилә беренче бала өчен...

2022 елда беренче балага Ана капиталы күләме 503 237 сум, икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.
Шулай итеп, әгәр гаилә беренче бала өчен Ана капиталы алган булса, икенче бала туганда өстәмә түләү күләме 161 772 сум тәшкил итәчәк.
«Россия Пенсия фонды бюджеты проектында ана капиталын индексацияләү каралган. 2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум һәм икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк», — дип белдерде Котяков.
Хәзер беренче бала туганда гаилә 483 800 сум, икенче бала туганда 639 400 сум алырга мөмкин. Сертификатны рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Искәртеп узабыз, узган ел РФ Президенты Владимир Путин Ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк, дип ышандырды.

Чыганак: tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ