Логотип Магариф уку
Цитата:

2022 елда пенсия түләү кагыйдәләрендә үзгәрешләр

 2022 елдан эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрен яшәү минимумына кадәр җиткерү өчен, өстәмә акчалар алуга гаризалар тапшыру кирәк булмый — ул автомат рәвештә исәпләнәчәк. Бу турыда Плеханов исеме...

 2022 елдан эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрен яшәү минимумына кадәр җиткерү өчен, өстәмә акчалар алуга гаризалар тапшыру кирәк булмый — ул автомат рәвештә исәпләнәчәк. Бу турыда Плеханов исемендәге РЭУ финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова белдерде.
Болардан кала, эшләмәүче гражданнарга пенсияләр һәм социаль түләүләр, пенсия яшенә җитергә 2 ел кала башкарылачак (бу вакытка алар рәсми рәвештә эшкә урнаша алмаган очракта). Бу яңалык сәламәтлекләре чикле кешеләргә дә кагыла.
Хезмәт стажы 30 һәм аннан да күбрәк ел булганда, картлык яисә инвалидлык буенча иминият пенсияләренә социаль өстәмәләр автомат рәвештә башкарылачак.
Киләсе елдан шулай ук авыл җирендә 30 ел яшәгән кешеләр пенсияләренә 25% күләмендә өстәмәләр ала алачак. Шул ук вакытта авылда яшәү пенсия билгеләгән вакытта гына мәҗбүри. Күчеп китәргә мәҗбүр булу сәбәпле, өстәмә акчаларны югалткан пенсионерлар кабаттан ул акчаларны ала башлаячак. Тагын, 2022 елдан 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 40 яшьтәк өлкәнрәк хатын-кызлар «Дәүләт хезмәтләре» порталында пенсион счетлары, тиешле пенсия күләме һәм җыелган баллары турында мәгълүматне белеп тора алачак.
Чыганак: tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ