20,6 млн россияле 10 мең сумлык түләү алган

20,6 миллионга якын россияле мәктәп укучылары ата-аналарына 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, мондый түләүләр 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар яки мәктәптә укуларын дәвам иттерүче 23 яшькә кадәрге инвалид балалар тәбияләнүче гаиләләргә 2021 елның агуст аеннан түләнә башлады.
«Безнең илдә мондый 20,7 млн бала исәпләнә, бүгенге көндә 20,6 млн бала 206 млрд сум күләмендә акча алды», – дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
Диләрә БАТРШИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.