Логотип Магариф уку
Цитата:

21 көн эчендә татар телендә 3 мең әсәр укылган

Казанда УНИКС концертлар залында меңнән артык татар әдәбиятын сөючеләр - VII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) финалистлары җыелды. Берничә дистә кешенең берләшүеннән башланган проектның катн...

Казанда УНИКС концертлар залында меңнән артык татар әдәбиятын сөючеләр - VII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) финалистлары җыелды. Берничә дистә кешенең берләшүеннән башланган проектның катнашучылары саны бүгенгесе көндә 1100 дән артып киткән. Татарстан районнарыннан һәм башка төбәкләрдән килеп УНИКС каршында тукталган автобуслар саны да чараның аншлаг җыячагына шик тудырмады.
#әдәбимарафон проектын оештыручы Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, 1-21 апрель көннәрендә барган марафон кысаларында татар телендә 3 меңнән артык әсәр укылган. Бу инде халкыбызның бай әдәби мирасы барлыгын һәм бу мирасның халыкка кирәклеген күрсәтә. Әдәбият, беренче яктан, кешенең әхлак, тәрбия сагында торса, икенче яктан, милләтнең туган теле сагында тора, аны үстерергә ярдәм итә. «Әдәби марафон» проектына кушылучылар, туган телдә китап укырга гадәте уянган кешеләр саны тагын да артсын иде дигән теләктә калабыз.
Татар китапларын укучыларны котларга тантанага бик күп күренекле шәхесләр килгән иде. Алар арасында Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Зиннур Хөснияр, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рафис Корбан, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдуллина, Люция Аблеева һ.б. шәхесләр булды. Китап укуның һәркем өчен булган зур әһәмияте турында халкыбызның яраткан күренекле әдипләреннән бик күп мәгънәле фикерләр яңгырады.
Рифат КАЮМОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ