Логотип Магариф уку
Цитата:

25 мең татарстанлы IT өлкәсендә һөнәр үзләштерәчәк

2021 елда «Цифрлы икътисад» илкүләм программа кысаларында  Татарстанның 25 мең кешесе IT өлкәсендәге  юнәлешләр буенча иң кирәкле һөнәр үзләштерәчәк. Бу хакта журналистларга  «Татар-инф...

2021 елда «Цифрлы икътисад» илкүләм программа кысаларында  Татарстанның 25 мең кешесе IT өлкәсендәге  юнәлешләр буенча иң кирәкле һөнәр үзләштерәчәк. Бу хакта журналистларга  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының  брифинглар залында  ТР Дәүләт идарәсен цифрлы  нигездә  үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте. Матбугат конференциясенең темасы да «Татарстанда «Цифрлы һөнәрләр» проектын тормышка ашыру» дип аталды. 
«Безнең республика әлеге сорау буенча халыкка ярдәм күрсәтүдә  инде ничә еллар алдынгы позициядә тора, - диде министр урынбасары. – Быелдан башлап, программаларны укытуның 50 процентын дәүләт түли.  Бу халыкка файдасы ягыннан дөньяда танылган һәм сыналган практика.
Аның сүзләренчә, әлеге проектны тормышка ашыруда  әйдәп баручы 200дән артык тармак, компания һәм вузлар катнаша. Татарстан территориясендәге бөтен югары уку йортлары, нигездә, шушы программага кушылган.  
Илнең теләсә-кайсы төбәгендәге 16 яше тулган хезмәткә яраклы   гражданнары  яңа һөнәр үзләштерә ала, чөнки укыту онлайн режимда  алып барыла. Укырга гаризаларны кабул итү 1июльдән башланды һәм агымдагы декабрь аена кадәр дәвам итә. Укуда катнашу өчен Leader-Idсайтында теркәлергә,  шәхси кабинетта анкета тутырырга, үзеңә ошаган программаны сайлап алырга  һәм үзең турында мәгълүматны раслаган документларны җибәрергә кирәк. Пенсинерлар өчен «Демография» дип аталган илкүләм проектта аерым программа бар. Быел Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында инде 300 дән артык кеше укырга өлгергән.
                                           Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: rosremo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ