Логотип Магариф уку
Цитата:

28 иң яхшы балалар бакчасы ачыкланачак

Татарстанда елдагыча «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты ияләрен сайлап алачаклар. Моның турыда республика август киңәшмәсенең мәктәпкәчә белемгә багышланган секция утырышында хәбәр ителде. Ре...

Татарстанда елдагыча «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты ияләрен сайлап алачаклар. Моның турыда республика август киңәшмәсенең мәктәпкәчә белемгә багышланган секция утырышында хәбәр ителде. 
Республиканың 28 алдынгы балалар бакчасына 500 мең сум күләмендә грант тапшырылачак, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин: «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс үткәрү вакыты бераз кичектерелүенә карамастан, гран ияләре быел да ачыкланачак».
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына узган елны 30 балалар бакчасы ия булган иде. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бүләк мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларга татар һәм рус телләрен югары дәрәҗәдә укыткан өчен бирелә. Мисал өчен, Казанда гына 78 билингваль балалар бакчасы эшли. Аларда сабыйларны укыту татар телендә алып барыла.
Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ