Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр БДИны 400 баллга тапшыручыларны котлады

РФ Мәгариф министры Ольга Васильева БДИ нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Россиядә нибары ике укучы имтиханнарны 400 баллг...

РФ Мәгариф министры Ольга Васильева БДИ нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 
Россиядә нибары ике укучы имтиханнарны 400 баллга тапшырган. Алар — Екатеринбург шәһәре һәм Тула өлкәсе мәктәпләре укучылары. «Мин балаларны әлеге җиңүләре белән котлыйм. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыручы укучылар саны елдан ел артачак дип уйлыйм. Белем үзләштерүдән ләззәт табучы балалар күбрәк булсын иде», - диде үз мөрәҗәгатендә министр.
Ш.Мәрдҗани ис. 2 нче татар гимназиясе чыгарылыш сыйныфы укучысы Рами Баһавиев  дүрт предметтан БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйды. Егет рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 баллга һәм математиканы 99 баллга тапшырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ