Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли китапханәдә — Зөлфәт Хәким белән очрашу

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Кәрим Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә булача...

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Кәрим Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә булачак.
«Тинчурин театры+» театраль проекты кысаларында узачак әлеге кичәдә язучы, драматург Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» әсәре буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакле турында фикер алышу булачак. Әлеге проект әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне театрга тагын да якынайту өчен эшләнә.
Очрашуда спектакльдән өзекләр дә күрсәтеләчәк, шулай ук тамашачылар арасында спектакльгә билет та уйнатылачак.
Кичәдә «Акча бездә бер букча» әсәренең авторы – танылган язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәким, спектакльдә төп рольләрне башкаручы актёрлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, журналистлар, китап укучылар катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ