Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында мастер-класс

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында «Үзешчән театр коллективында режисс...

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы кысаларында «Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре» дип аталган Республика иҗат лабораториясе узды.
Чара кысаларында «Спектакльнең музыкаль бизәлеше өстендә эшләү», «Артистның образ өстендә эшләве», «Режиссерның спектакль сценографиясе өстендә эшләве», «Артистның сәхнә сөйләме өстендә эшләве», «Пьесаның режиссер тарафыннан анализлануы һәм тексттан мизансценага күчү процессы», «Артистның пластик сәнгать өстендә эшләве» дигән темаларга остаханәләр узды. Иҗат лабораториясенең спикерлары булып, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссер-куючысы — Резеда Гарипова, театрның баш дирижеры – Ильяс Камал һәм музыка бүлеге мөдире – Евгения Глухова, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәләхова, Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты Зөлфәт Закиров, «Карурман» спектакленең рәссамы – Илшат Вилданов катнашты. Алар лабораториядә катнашучы Баулы, Теләче, Балык бистәсе, Чүпрәле һәм Тукай районы Теләнче-Тамак авылы Мәдәният йортларында хезмәт куючыларга профессиональ театр сәнгатенең серләрен ачтылар. Төрле уен-күнекмәләр аша һөнәри осталыкларын арттырдылар, теоретик белем дә тупладылар. Үз чиратында, катнашучылар әлеге күркәм һәм кирәкле чараны оештыручыларга, мастер-класс уздырган иҗатчыларыбызга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан истәлеккә күмәк фото ясадылар.
Алия ӘБРАРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ