Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы: «Уку елы үзгәрешләргә бай булыр»

Ниһаять, җитте ул көн. Биш ай ярымнан соң, ниһаять, кичә, 1 сентябрьдә, мәктәпкә җыелдык. Чын мәгънәсендә Белем көне булды бу. Уку вакытында мәктәп тормышын бик санлап бетермәгән шуграк малайларның да...

Ниһаять, җитте ул көн. Биш ай ярымнан соң, ниһаять, кичә, 1 сентябрьдә, мәктәпкә җыелдык. Чын мәгънәсендә Белем көне булды бу. Уку вакытында мәктәп тормышын бик санлап бетермәгән шуграк малайларның да шатлыклары эчләренә сыймый иде. Биш ай буе бер-берсен күрә алмаган укучылар да, укытучылар да берсе-берсен сагынышкан, мәктәбебез тирәсе балаларның шат көлгән, үз ара сөйләшкән авазларына күмелде.
Укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да исән-сау, хәзерге вазгыятьтә монысы да бик мөһим. Былтыргы унберләребез инде киткән, алар булмагач, бераз моңсу да. Ә бу уку елында XI сыйныфта укучыларыбыз гомумән дә юк, чөнки узган ел унынчыларыбыз юк иде. Аның каравы быелгы тугызынчыларыбызның берсе дә китмәде, класслары белән укуларын туган мәктәпләрендә дәвам иттерергә булдылар. Кече Кирмән төп мәктәбеннән Илмир да килеп кушылгач, класс тагы да түгәрәкләнеп китте. Кызганычка, I сыйныфка бу уку елында бер генә укучы керә. Анысы да күрше Уразбахты авылыннан.
Быелгы уку елы үзгәрешләргә бай булыр кебек. Мәктәпкә җыелу вакыты да, тәнәфесләр вакыты да төрлечә. Туклану да аерым график нигезендә башкарылачак. Аларның барысын да пандемия шартларын исәпкә алып башкарачакбыз.
Шулай итеп, 2020/2021 нче уку елы башлануын искәртеп, укучыларыбызны янә мәктәпкә чакырып, беренче кыңгырау чыңлады. Хәерле сәгатьтә булсын!
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ