Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы аналарга отпуск бирүдә үзгәрешләр

РФ Хезмәт кодексының 262.2 маддәсенә күп балалы хезмәткәрләрнең еллык отпуск бирү чиратына кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр күп балалы ата-аналарның еллык түләүле отпуск алу хокукын үзләренә...

РФ Хезмәт кодексының 262.2 маддәсенә күп балалы хезмәткәрләрнең еллык отпуск бирү чиратына кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр күп балалы ата-аналарның еллык түләүле отпуск алу хокукын үзләренә уңайлы вакытта алырга мөмкинлек бирә.
Ялга өстенлек хокукы 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган хезмәткәрләргә кечкенәсенә 14 яшьтән  дә артмаган очракта кагыла. Элегрәк бу яшь 12 яшьтән өлкәнрәк булмаган күп балалы хезмәткәрләргә генә кагыла иде.
Исегезгә төшерәбез: хезмәткәрләргә яллар бирү чиратын көйләүне эш бирүче үзе башкара,  ул отпускларның графигын төзи һәм раслый. Яллар графигын төзегәндә, эш бирүче күп балалы хезмәткәрләрнең теләкләрен исәпкә алырга тиеш.
Хезмәткәр ял башлану вакытын эш бирүчегә алдан гариза биреп үзгәртә ала, ә эш бирүче хезмәткәрләргә отпуск вакытын үзгәртүне кире кагарга хокуклы түгел.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ