Логотип Магариф уку
Цитата:

“Әхсән хатлары” китабы - ике зур талантның рухи дөньясы

“Татмедиа” бинасында “Әхсән хатлары” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китап Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан төзелгән. Автор-төзүчесе...

“Татмедиа” бинасында “Әхсән хатлары” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китап Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан төзелгән. Автор-төзүчесе – Равил Фәйзуллин. “Бу китапны чыгарып, Әхсән абый алдында бурычымны үтәдем дип саныйм. Ул нечкә күңелле, сабый җанлы кеше, милләтнең киләчәге турында уйланды. Әхсән абый миңа 1970 елларның урталарыннан башлап 36 хат язды”, - диде ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин китапның күп өлеше республиканың китапханәләренә таратылачагын әйтте. Китапны чыгаруда катнашкан Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров фикеренчә, китапның уникальлеге – ике зур талантның, аларның рухи дөньясы, “ике планетаның” бергә очрашуында. “Равил абый –  безнең әдәбиятка сенсация ясап, новаторлык алып килгән кеше. Әхсән абый – татар сынлы сәнгатендә агач материалларына җан бирүче даһи. Икесе дә –  бәһаләп бетергесез шәхесләр”, -– дип сөйләде ул.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова әдипнең яңа китабы чыгуы белән тәбрикләде Һәм Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылын урта гомуми белем бирү мәктәбендә Равил Фәйзуллинның музее ачылачагын хәбәр итте. Бу эшкә архитектор, төрле белгечләр җәлеп ителгән. 

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган «Әхсән хатлары» китабы мәктәптә һәр укучының өстәл китабына әверелсен иде дигән теләген җиткерде. Илсур Һадиуллин Равил Фәйзуллинның туган ягы күп шәхесләр биргән авыл булуын искәртте. «Әгәр халкыбызның матурлыгын, аның асыл егетләрен, хезмәтләрен, башкарган эшләрне яшьләргә җиткермәсәк, аны үстермәсәк, дәвамчанлыгын тапмасак, безнең тарихыбыз өзелеп калачак», – дип сөйләде ул.

Татарстанның Рәссамнар берлеге рәисе Мөдәррис Минһаҗев Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов белән бергә 20 ел иҗат итүе турында сөйләде. “Аның күңел байлыгын, халыкның язмышы өчен йөрәге белән борчылуын тойдым. Ул рухи байлык югала дигән вакытта яшь рәссамнарга татарның кем икәнлеген иңдерергә тырышты. Аны күп кеше аңламады, рус телле рәссамнар читләште. Милләтнең аксаганын күреп, йөрәге әрнеде”,  –  диде ул.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров сүзләренчә, Әхсән Фәтхетдиновның эшләре күп илдә югары бәясен алган. “Әхсән абыйны фәлсәфәче дип әйтми мөмкин түгел. Тормышны, дөньяны, халкыбызның тарихын – барысын бергә күзаллавы фәлсәфи дәрәҗәдә бәяләнә”,   – дип сөйләде ул.
Кичәдә шулай ук Балык Бистәсе һәм Чирмешән якташлыгы вәкилләре дә чыгыш ясады. Фойеда Әхсән Фәтхетдиновның эшләреннән торган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин иде.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ