Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш районында функциональ грамоталылык формалаштыруга багышланган семинар узды

Кече Сон төп мәктәбе килгән кунакларны, агымдагы уку елы башында бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп ясалган капиталь ремонттан соң, үзенең уңайлылыгы һәм зәвыклылыгы белән каршы алды. Мәктәп д...

Кече Сон төп мәктәбе килгән кунакларны, агымдагы уку елы башында бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп ясалган капиталь ремонттан соң, үзенең уңайлылыгы һәм зәвыклылыгы белән каршы алды. Мәктәп директоры Тәнзилә Мирсәет кызы Сәйфуллина мәктәп белән таныштырып чыкты.

Семинарның темасы «Табигать-төгәл фәннәр дәресләрендә функциональ грамоталылык формалаштыру» иде. «Функциональ грамоталылык – тормыш бурычларын хәл итү өчен, кешенең гомер дәвамында алган белемнәрен эшчәнлекнең төрле даирәләрендә, аралашуда һәм социаль мөнәсәбәтләрдә куллана белү сәләте ул».  Функциональ грамоталылык – уку грамоталылыгын, математик грамоталылыкны, табигый-фәнни грамоталылыкны, финанс грамоталылыгын, глобаль компетенцияләр, креатив фикерләүне үз эченә ала. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да функциональ грамоталылык төрләрен куллану – һәр заман укытучысының бурычы, моның шулай икәнен әлеге семинар да дәлилләде.
Югары Сон төп мәктәбенең югары квалификация категорияле география укытучысы Миләүшә Хатыйп кызы Габидуллина 5 нче сыйныфта «Җирнең эчке төзелеше: төш, мантия, җир кабыгы. Литосфера – Җирнең каты тышчасы» дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Укытучы дәресен, функциональ грамоталылык төрләрен бик оста кулланып, үзенчәлекле, укучылар өчен мавыктыргыч итеп үткәрде.
 

 
Ә Кече Сон төп мәктәбенең I квалификация категорияле  география укытучысы Рөстәм Фазылҗан улы Мөхәммәтҗанов уздырган «Туган авыл буйлап сәяхәт» дип аталган квест-уенда укучылар бик күп мәгълүмат алдылар. Уен кораллары яшерелгән кара тартманы ачар өчен кирәк булган сүзгә хәрефләрне уеннар барышында җыйдылар. Сыйныфтан тыш чара ахырында ике укучы курайда «Тукай маршы»н башкарды.

Семинарны дәвам итеп, Түбән Сон урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы Альбина Рафаэль кызы Хөснуллина үткәргән мастер-класста укытучылар да,  төркемнәргә бүленеп, функциональ грамоталылыкны кулланып, төрле биремнәр эшләделәр. Бу семинарда мин үзем дә «География дәресләрендә функциональ грамоталылык биремнәрен куллану» дигән темага чыгыш ясадым.
Семинарның икенче өлеше мәктәп белән янәшәдә генә урнашкан Фәрит Яруллин музеена экскурсия белән тәмамланды.
Илнур ШАКИРҖАНОВ, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең география укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ