Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан БРИКС илләренең спорт уеннарына әзер

12 – 23 июньдә Казанда БРИКС илләренең спорт уеннары башлана.

Сатуга  100 мең билет әзерләп куелган, шуның  биштән бере таралып та беткән инде. Уеннарны килеп тамаша кылырга теләүчеләр арасында якташларыбыздан кала  Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Хабаровск, Владивосток, Ростов-на-Дону шәһәрләре вәкилләре күпчелекне тәшкил итә. Аларны урнаштыру өчен Казан кунакханәләре алдан ук әзерлек чарасын күрде. Әлеге уеннарда 60 илдән  5000  спортчы 29 спорт төре буенча  чыгыш ясар дип көтелә. Уеннар 18 спорт сарайларында, мәйданчыкларда  узачак. Ярышларда  барлыгы 380 комплект медаль уйнатылачак. 

Чит ил делегациясе вәкилләре Универсиада авылында урнашачак. Спорт уеннарының быелгы талисманы – леопарт Бриксик, ул казанлылар һәм килгән кунаклар белән очрашуларын ярышларга кадәр үк башлап җибәрде инде. 

БРИКС уеннары, Россия көнен бәйрәменә  туры китереп, «Казан Экспо»дагы Илһам Шакиров залында тантаналы төстә ачылачак. Бу чараны көн дә Матч ТВ һәм Интернет челтәрләре аша күзәтеп барырга мөмкин булачак. Кытай, Һиндстан, Бразилия үз илләрендәге тамашачыларга аны аерым күрсәтәчәк. Казан әлеге уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрергә әзер, бу өлкәдә тәҗрибәбез дә зур,  диде спорт министры  Владимир Леонов, ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында.      

Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ