Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты узачак

«Калеб» яңа буын җыены 28 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концертына әзерләнә.

Гала–концертта тамашачыларны ниләр көтә һәм бу концерт кемнәр өчен юнәлдерелгән? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында гала-концертны оештыручылар һәм композиторлар, шагыйрьләр  журналистлар белән очрашты.

Идеянең авторы, «Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсенә нигез салучы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова  сүзен 2019 елда узган «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең беренче гала-концертын искә төшерүдән башлады. «Биредә матур җырлар туып, алар тамашачыга җиткерелгән иде. Без бу уңышлы проектны кабатларга уйладык. Бәхәсләр дә булды, әлбәттә. Һәрбер җыр, яңа әсәр шедевр да була, халык күңеленә дә керә алмый. Быелгы «Безнең җыр»да яңалыкларыбыз да бар. Калебнең ун еллыгы барганда, өлкәнәйгән калеблеләр катнаша. Мәсәлән, шагыйрьләрдән Ильяс Фәйзрахманов, Әдилә Әхмәтҗанова кебек талантларны  ачтык. Композиторлардан Лилия Исхакова, Айдар Ниязов. 2019 елда гала-концертта баянда уйнаган Айдар Сәлахов быел үзен композитор буларак тәкъдим итте. Аның җыры бик ошады. Җырчылардан Динар Шәрәфетдинов, Аида Ибракова, Татьяна Ефремова, Анастасия Макаровалар кебек исемнәр барлыкка килде», – диде ул.

Лабораториядә  шагыйрә буларак үзен таныткан Лилия Гыйбадуллина: «Лаборатория  ул –  тәҗрибә ясау мәйданчыгы.  «Безнең җыр» иҗат лабораториясе шуның белән кадерле. Анда тәҗрибәләр үткәреп була. Иҗат лабораториясе бер-беребезне өйрәнергә, команда буларак эшләргә мөмкинлек бирә. Арада химия барлыкка килерлек иҗатташ дуслар эзлисең. Быелгы сезонда минем шигырьгә ике җыр иҗат ителде », – дип, фикерләре белән уртаклашты.

«Безнең җыр» лабораториясенең музыкаль җитәкчесе Ильяс Камал: «Беренче сезоннан 4 ел узган булса да, аның шаукымы һаман да бара, җырлары яңгырап тора. Язылган җырлар бүген дә җырчыларның репертуарында саклана. Әлеге җырлар бәйрәм, дәүләт күләмендә узган чараларда ишетелеп тора. Быел да концертыбыз беренче сезондагы кебек уңышлы узар дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте. 

Исегезгә төшерәбез:  «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә бары профессиональ композиторлар һәм шагыйрәләр катнаша.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ