Логотип Магариф уку
Цитата:

Чирмешән районында балалар өчен бәйрәм

Чирмешән районының үзәк паркы мәйданында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган концерт программасы узды.Балаларны яклау көне һәм җәйге каникуллар башлану көне уңаеннан муниципаль район башкарма...

Чирмешән районының үзәк паркы мәйданында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган концерт программасы узды.

Балаларны яклау көне һәм җәйге каникуллар башлану көне уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә 6 бала тәрбияләнүче күп балалы гаиләгә автокресло тапшырды. Әлеге гаиләдәге иң кечкенә балага 5 ай.

Бәйрәмдә балаларны төрле күңел ачу мәйданчыклары көтә иде. Теләге булган һәркем мастер-класста катнашты яки батутта сикерә алды. Бәйрәмне оештыручылар шулай ук Чирмешән районы балалары үз талантларын күрсәтә алган концерт программасы турында да онытмаганнар. Яшь артистлар бәйрәмгә килгәннәрне концерт номерлары, биюләр һәм җырлары белән сөендерделәр. Иң кызыгы, балаларны электриклар, янгын сүндерүчеләр, газ хезмәте һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук бу махсус хезмәтләрнең машиналарында утырып карарга мөмкинлек бирделәр.
 

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ