Логотип Магариф уку
Цитата:

Майда кемнәргә акча явачак?

Астролог Анжела Перл йолдызнамәнең өч билгесенә финанс уңышлары вәгъдә итә.

Ай чагыштырмача тыныч булырга тиеш — ретроград Меркурий, ниһаять, кешеләргә тәэсир итүдән туктады, дип билгели белгеч. Шулай да өч билге тормышында көтелмәгән борылышлар җитәрлек булачак икән әле.

Быелгы май Бизмәнгә акча өлкәсендә үзгәрешләр вәгъдә итә. Анжела Перл сүзләренчә, бу билге вәкилләре, финанс стратегиясен үзгәртеп, күп акча кертә ала. Шулай ук аларга бурычларны кайтарулары да ихтимал.
Бизмәннәргә яңа Ай туар алдыннан киң финанс мөмкинлекләре ачылачак, ул 8 майга туры килә. Бу көнне керем белән бәйле мөһим карар кабул итү ихтималы бар.

Майда Укчыларга үз тирә-ягына игътибар итәргә кирәк булачак. Анжела Перл әйтүенчә, аларны элекке танышларының кайтуы көтә, ниндидер мәгънәдә бу билге вәкилләре үз үткәннәренә чумачак.
Карьера өлкәсендә дә яңалыклар көтелә. Яңа җитәкче яисә хезмәттәшнең килүе мөмкин, бу аларның тормышына үзгәрешләр кертәчәк. Май Укчыга бүләкләр дә вәгъдә итә.

Сукоярлар тормышында да үзгәрешләр ихтималлыгы зур. Май башында алар Плутонның йогынтысын сизәчәк, ул карьера һәм тормыш максатлары өчен җаваплы. Шулай итеп, май Сукоярның шәхси статусын үзгәртергә вәгъдә итә, шул исәптән яңа эш урыны, хәтта яңа һөнәр бүләк итәргә мөмкин. Финанс өлкәсенә килгәндә, май ахырында Сукоярның кереме артачак, ул хәтта ниндидер конкурста җиңәргә яисә лотереяда отарга мөмкин, дип яза "Кызыл таң".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ