Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кәрваннар эзеннән» – туристлар өчен яңа маршрут

ТР Мәдәният министрлыгы «Кәрваннар эзеннән» яңа сәяхәт проектын май-июнь айларында тормышка ашырырга ниятли.

Тарих белән  кызыксынучы туристлар  Чистай – Биләр һәм Болгар урнашкан урыннарга 2 көнлек сәяхәткә бара алачак. Татар тарихын киң колачлаган әлеге проект гаилә белән файдалы, мавыктыргыч һәм күңелле ял итүне күз уңында тотачак. 

Максат:

«Кәрваннар эзеннән» туристлык маршрутының максаты –  төбәкнең башка илләр белән бәйле булган борынгы сәүдә юлларын һәм төрле мәдәниятләр, халыклар,   диннәр очрашкан борынгы шәһәрләрне тәкъдим итү. Татарның чал  тарихындагы вакыйгалар турында мәгълүмат бирү.

Нәрсә тәкъдим ителә?

Тур барышында төрле планлы һәм визуаль яктан кызыклы локацияләр тәкъдим ителә. Борынгы Чистай шәһәренең уңайлы урамнары, Җүкәтау урнашкан матур табигатьле  үзәнлек, данлыклы Биләр шәһәренең археологик комплексы, Изгеләр чишмәсе, Кама аръягы районнары буенча сәяхәт Бөек Болгар шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектында тәмамланачак. 

«Кәрваннар эзеннән»  туристлык маршрутының беренче тукталышы Җүкәтау. X–XIII йөзләрдә – Чулман аръягы болгарларының эре сәүдә-икътисад үзәге булып саналган. Зур сәүдә эшләре алып бару өчен уңайлы, чөнки Кама елгасы күп эре сәүдә юлларына чыгу мөмкинлеге биргән.

Шәһәрнең тарихына күз салсак, анда берничә тапкыр (1360, 1366, 1391) көчле һөҗүмнәр була. Ә инде XV йөздә шәһәр элеккеге әһәмиятен югалта һәм Казан ханлыгының гади торак пункты булып кала. Кызганыч, хәзер анда коры калкулык һәм Камага гаҗәеп бай күренеш кенә сакланып калган. 

Шуңа күрә экскурсоводсыз Җүкәтауның  кайчандыр сәүдә кайнап торган һәм товарны бушату өчен кораблар туктаган урынын  гади туристка абайлавы читенрәк. Шунысы сөенечле: археологик казу эшләре алып барыла. Археологлар 1924 елда хәзинәгә юлыга. Анда алтын беләзекләр, брошюралар, алтын, энҗе, кристалл бизәнү әйберләре һәм башка бик күп әйберләр сакланган була. 

Биредә уңдырышлы кара туфрак. Халык игенчелек белән шөгыльләнгән. Россиянең төрле төбәкләрен һәм хәтта чит илләрне дә икмәк белән тәэмин итеп торганнар. Җүкәтау чәчәк ату чоры XV гасырның беренче яртысына туры килә... 

Чистай шәһәре

Чистай Татарстанның гаҗәеп гүзәл урынына урнашкан. Борынгы шәһәрдә үзенчәлекле йортлар, тарихи урыннар байтак. Әлеге шәһәр язмышында шулай ук сәүдәгәрләр һәм сәүдә зур роль уйный. Сезне шәһәр тарихы музеенда XIX гасырдан XX гасыр башына кадәрге персонажлар экспонатлар турында сөйләүче  театральләштерелгән тамаша көтә. Сувенирлар музеенда чистайча чәй эчү оештырыла. Биредә Чистай прәннегеннән авыз итәргә дә мөмкин булачак. 

Биләр 
Алексеевск районында урнашкан  Биләр шәһәренең  сәүдә үсеше иң  XI гасырга туры килә. Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров үзе дә галим буларак, әлеге якларның тарихын мавыктыргыч итеп бәян итә: 

–    Биләр халкы ничек тукланганы турында гына әйтсәк тә,  монда ул вакытта бик кыйммәтле булган балыкларның сөякләре табылган. Бу аларның байлык дәрәҗәсен күрсәтә. Хатын-кызлар алтын тимгелле балдаклар кигәннәр. Бу – бик кыйммәтле бизәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Биләр ул вакытта төбәктәге иң бай шәһәр булган.

Нинди генә бай шәһәр булуына карамастан   Биләр дә юкка  чыга. Ул XIII гасырда Батый ханның Идел буе Болгариясенә походы вакытында җимерелә. Бүген бөтен Биләр шәһәрчегендә җирле мәчет хәрабәләрен күрергә мөмкин, бу төбәктә иң борынгысы.

Биләрнең төп һәм танылган истәлекле урыннарының берсе – Изгеләр чишмәсе. Суда микроэлементлар бик күп, ул бентонит балчыклары аша уза, бик яхшы чистартыла.

Болгар
Ике көнлек маршрут Спас районы Болгарда тәмамлана. Заманында Алтын Урда башкаласы. Шәһәр һәрвакыт зур сәүдә үзәге булган, чөнки Кама Иделгә кушылган урында урнашкан. 

Шәһәрнең беренче тар-мар ителүе XIII гасырда Батый ханның походы вакытында була, ул вакытта Биләр дә җимерелә. Әмма Болгар яңадан торгызыла ала һәм хәтта Алтын Урданың беренче башкаласы була, нәкъ менә монда беренче Орда тәңкәсе чабылган да инде.

Хәзерге вакытта Болгар дөнья мирасы объекты булып санала. Туристлар биредә дөньядагы иң зур басма Коръәнне күрә алачак.  Моннан тыш, Музей фондларында археология истәлекләре, нумизматика, этнография әйберләре, сынлы сәнгать, скульптура әсәрләре, гамәли сәнгать эшләнмәләре, фоторәсемнәр,кызыклы  документлар белән танышырга мөмкин. Экскурсоводлар белдергәнчә, тыюлык территориясендә табылган кайбер экспонатлар  Мәскәү дәүләт тарих музеенда, Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында, Татарстанның берләштерелгән Дәүләт музеенда, Финляндиянең милли музеенда  саклана.

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ