Казанлылар «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушыла алалар
ТР башкаласы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитетында билгеләп үтүләренчә, Җиңү бәйрәменә кадәр шәһәрдә 50 мең бәйрәм ленталары таратылачак.
Акция Камал театры янындагы мәйданнан 24 нче апрельдә башланды. Ә инде бүген 300 метрлы Георгий тасмасын Кремль яр буенда, «УРАМ» экстрим-паркы янында җәйделәр. Бу эш яшьләр оешмалары тарафыннан башкарыла.
Быел Казанда Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 130 га якын чара үтәчәк. Бәйрәм төрле акцияләр, фейерверклар, концертлар белән бизләчәк. Төп чаралар гадәттәгечә Меңьеллык мәйданында узачак. Сәгать 10:00 Казан гарнизоны гаскәрләре һәм тарихи хәрби техника парады башланачак. Казан халкын котларга Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов киләчәк.
Комментарийлар