Логотип Магариф уку
Цитата:

40 яшьтән соң һөнәр алыштырырга соңмы?

 «Миңа 39 яшь, гуманитар белемем бар. Һөнәрем буенча укытучы. Хәзерге вакытта бар уем - икенче түләүле  белем алып, һөнәремне алыштыру. Хәзер хезмәт хакы бик түбән булса да, күп танышла...


 «Миңа 39 яшь, гуманитар белемем бар. Һөнәрем буенча укытучы. Хәзерге вакытта бар уем - икенче түләүле  белем алып, һөнәремне алыштыру.

 

Хәзер хезмәт хакы бик түбән булса да, күп танышларым, туганнарым миңа шушы эшемдә калырга  киңәш итә.  Алар фикеренчә, билгесезлеккә караганда, булдырган эшеңне дәвам итү яхшырак. Аларның сүзләре миңа бик нык тәэсир итә. Нишлим икән?  40 яшьтә кемнең дә булса һөнәр алыштырганы бармы?», - дип яза бер укучыбыз. Ә сез ничек уйлыйсыз, гомер уртасында тормышны кискен үзгәртү дөресме? 40 яшьтән соң һөнәр алыштырырга соңмы?  «Гаилә һәм мәктәп» журналы киләсе санда нәкъ менә әлеге темага  язма әзерли. Сездән фикерләр,  тормышыгызда булган вакыйгалар турында яңалыклар көтеп калабыз.

 


 

Фикерләрегезне istori8082@mail. ru электрон адресына яки 89179015697 (WһаtsApp) номерына язып җибәрегез.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ