Логотип Магариф уку
Цитата:

404 нче Казан балалар бакчасы ачышлары

Елена Юдина җитәкчелегендә эшләнеп, балалар бакчаларында куллануга тәкъдим ителгән «Ачышлар» («Открытия») программасында кечкенә ачышлар ясарлык шәхес формалаштыру максаты куела. «Без, бәләкәчләрнең һ...

Елена Юдина җитәкчелегендә эшләнеп, балалар бакчаларында куллануга тәкъдим ителгән «Ачышлар» («Открытия») программасында кечкенә ачышлар ясарлык шәхес формалаштыру максаты куела. «Без, бәләкәчләрнең һәр көне ачышлардан гыйбарәт булсын өчен, кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә тырышабыз», – дип каршы алды мине шушы программа буенча эшләүче  404 нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара Абдулхаева.
Русча тәрбия бирүче балалар бакчаларында үзебезчә, татарча тәрбия бирү хәзер нинди хәлдә икән, дип кызыксынгач, Мәгарифне үстерү институтындагы методик эшчәнлекне үстерү  бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миңгаян Мозаффарова шушы бакчаны тәкъдим иткән иде. Башкалабызның Авиатөзелеш районында урнашкан әлеге бакчага барып чыгуыма  шул сәбәп  булды.

Бер икән, берәгәйле икән
12 төркемдә 300 дән артык бала тәрбияләнүче шактый зур бакча икән бу. Гөлбакчаны хәтерләткән биләмәсенең иркенлеге, архитектурасының шактый үзенчәлекле булуы белән аерылып, курчак театры бинасын хәтерләтеп тора ул (балалар бакчалары, бәлкем, чынлап та, шулай курчак театрына охшатып корылырга тиештер дә?!). Моннан утыз ел элек данлыклы авиация заводы төзеткән булган аны. Күренеп, сизелеп тора: озакка чыдасын, дигән максат куйган авиаторлар.
Бакчадагы 12 төркемнең берсе генә татар төркеме булуы беленгәч, Татарстан башкаласында мондый хәлне аңлавы кыен, дип әйткәнемне сизми дә калдым. «Безнең микрорайонда дүрт балалар бакчасы урнашкан. Аларның өчесе – татар телле. Без исә тәрбияне русча бирүче бакча булып саналабыз. Әмма бездә татарча тәрбия  бирүгә бармак аша карыйлар дип әйтүче табылмас», – дип тынычландырырга ашыкты мине үзе яшьлек елларында башкалабызның  268 нче бакчасында 13 ел татар теле тәрбиячесе булып эшләгән Гөлнара ханым.  Табигый, бу микрорайонда да татар балалары күп. Шуны исәпкә алып, мөдир һәр төркемдә, кимендә, бер татар тәрбиячесе булсын, сабый татарча сөйләшергә, аралашырга тели икән, аны аңлаучы, татарча сөйләшүче бер кеше эшләсен дигән максат куйган. 60 кеше эшли торган бакчада хәзерге вакытта 27 педагогның 18 е – татар милләтеннән.
– Хәзер шунысы кызганыч: күп кенә яшь әти-әниләр сабыйларына, улым, кызым, дип дәшә дә аннан русчага күчә, – дип дәвам итте сүзен Гөлнара ханым. – Без аларга, өйдә татарча аралашыгыз, ике телне дә яхшы белү авыр түгел, дип әйтеп торабыз. Бала болай да урамга чыгуга рус мохитенә эләгә. 90 нчы елларда хәл башкачарак, халыкта милли күтәрелеш, рухи яңарыш сизелә иде. Аның каравы ул вакытта татар теле дәресләре алып барырга туп белән куяннан башка нәрсә булмады. Үзебез белгәнчә  өйрәттек. Хәзер татар теле тәрбия-
челәренә татарча сөйләшүче уенчыклар, төрле дәреслек, әсбаплар ярдәмгә килә. Бу яктан 90 нчы еллар белән бүгенгене чагыштырырлык та түгел, – дип, Гөлнара ханым мине татар теле кабинетына алып керде һәм  татар теле тәрбиячесе Гүзәл Исхакова белән таныштырды.
Бу бүлмә курчак өен хәтерләтә дисәм, әллә ни арттыру булмастыр. Татарча сөйләшүче керпе, куян, кыз, малай курчаклар, татарча уеннар, мультфильмнар… Гүзәл ханым сөйләгәннәрдән балаларга иң ошаганы театр уйнау икән дип аңладым. Театр уйнау сөйләм телен ныгыта, үзеңне сәхнәдә тотарга, кеше алдында чыгыш ясарга күнектерә дип юкка гына әйтмиләр шул.  Дөрес, бик теләсә дә  иң оста «артистлары» белән таныштыра алмады бүлмә хуҗасы. Чөнки татар төркемен мәктәпкә озатканнан соң, быел яңасын өч яшьлекләрдән әле оештыра гына башлаганнар. Хәер, башка төркемнәрдә дә театр уйнарга яратучы, рус балалары арасыннан да татар спектакльләрендә бик теләп катнашучы сабыйлар бар икән. Балалар белән бик күп спектакльләр куелуын аңлатты тәрбияче.
– Ел саен «Яшь артист»  конкурсында катнашабыз. Ул әүвәл район күләмендә, аннан шәһәр күләмендә үткәрелә. Аллага шөкер, соңгы елларда район күләмендә беренче урынны алып киләбез. Бу эшне әти-әниләрнең ярдәменнән башка оештырып булмый. Гаилә белән бергәләп костюмнар тегелә. Сүзләрне өйдә кабатларга, рольгә керергә әти-әниләр булыша, – дип сөйли Гүзәл ханым. – «Сәйяр» конкурсында да катнашмый калганыбыз юк. Эшебезне видеога төшереп җибәрәбез дә, аны жюри бәяли.
Габдулла Тукай, Һади Такташ, Шәүкәт Галиев шигырьләре буенча куйган спектакльләре югары бәя алганын, мультфильм төшерә башлауларын, «Шаян ТВ» белән хезмәттәшлек итүләрен дә тәфсилләп бәян итте тәрбияче. Аларның «Шалкан», «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре геройларын катнаштырып иҗат иткән «Заманча кабак» мультфильмын «Шаян ТВ» каналында аеруча ошатканнар, инде өч мәртәбә тамашачыга да күрсәткәннәр икән. Әлеге мультфильм геройларын балалар үзләре пластилиннан әвәләп ясаган. «Балалар белән бергәләп, үзара татарча сөйләшеп эшләнгән күңелле шөгыль булды ул. Үз геройларының «җанланганлыгын» күрү сабыйларга бик ошады», – ди бу уңайдан Гүзәл ханым. Билгеле, татар теле тәрбиячесенең хезмәте сабыйларны театрга җәлеп итү белән генә чикләнми. Беренче чиратта ул туган телебезне белүче балаларга татар телен ныгытырга булышса, шул ук вакытта рус балаларына татар теле нигезләрен, сөйләм телен өйрәтә.

Әти-әнисез ачыш юк
   Программалары олыдан кубып, «Ачышлар» дип аталса да, ул зурлар күзлегеннән караганда, бик нәни эшләр булып тоелырга мөмкин. Менә «Көз» темасына өй эше бирелде, ди. Кемдер рәсем ясый, кемдер көз турында табышмак язып ала, кемдер шигырь ятлый. Бала шуны төркем каршында тәкъдим итә. Ата-ана булышлыгыннан башка, әлбәттә, сабый үзе генә әллә ни майтара алмый. Эшләре бик тыгыз, вакытлары аз булса да, бала хакына, ах-вах итмичә, ярдәмгә килсеннәр өчен, алар белән дә уртак тел табарга кирәк бит әле. Тәрбияче үтенгәч, 15–20 минут дәвамында гына булса да баласы белән аралашырга, шөгыльләнергә мәҗбүр алар. Һәр көнне бер тема тәкъдим иткәндә уртак эшнең нәтиҗәсе күренерлек була. Шул уңайдан Гүзәл ханым, кызык итеп, Мисыр пирамидасы ясауларының тарихын сөйләп алды. Бакчада пирамидалар турында укып танышкач, балалар, өйләреннән аның макетын ясау өчен, шырпы каплары алып килергә тиеш булганнар. Бер сабый аларны шулкадәр күп күтәреп килгән, тәрбияченең, каян алдың, дип сорамый тәкате калмаган. Әнисе белән бөтен күрше-тирәдән җыеп чыкканнар икән. Бу очракта шырпы кабы күршеләр белән аралашу өчен дә сәбәп булган. Икенче юлы кәнфит кәгазьләреннән «күлмәк тегәргә» булганнар. Бер бәләкәч шактый күп кәнфит кәгазе алып килгән. «Бу хәтле «фантик»ны кайдан таптың»,– дип сорагач: «Әни кәнфит сатып алды да, без аларны бушатып бетердек. Тик барысын да ашамадык. Әни аларны пакетка тутырып куйды. Без аны ел буе ашаячакбыз», – дип аңлаткан сабый.  Яраткан балаң өчен нинди генә  корбаннарга бармассың!
Балаларны өй эшләрен эшләргә әти-әниләрне дә тартырлык итеп ничек кызыктырырга, ничек ярыштырырга соң? Әлбәттә, «йолдызчыклар» биреп. Атна азагында кемнең күпме «йолдызчык» алганын саныйсы гына кала. Шушы рәвешле әти-әни, бала, тәрбияче арасында тыгыз элемтә булганда яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Аның юллары күптөрле. Әйтик, әниләр үзләре, бакчага килеп, тәрбияче ярдәмчесе булып, уеннарда катнаша ала. Башка балалар нәүмизләнеп калмасын өчен, билгеле, ул үз баласы белән генә түгел, бөтен бәләкәчләр белән дә уйнарга тиеш була. Менә шулай балаларда дуслык, бердәмлек туа. Мин, әти кешеләр бакчага килеп, сабыйлар белән уйнап утырмыйдыр инде, дигән идем. Ялгышканмын икән. «Темага карап», – диде тәрбия-
че. Төзелеш материаллары белән таныштырганда, ике әти кеше килеп, уенда катнашкан. Сабыйларның гына түгел, тәрбиячеләрнең дә күңеле булган шуңа. Кайчагында балалар бәйләнешеп, тарткалашып китә, андый чакларда ничек тынычландырасыз, дип тә кызыксындым әле. «Балалар мәшгуль булса, тешләшергә, тарткалашырга вакытлары калмый», – дип, гади генә аңлаттылар тәҗрибәле педагоглар.

Инглиз теле авыр түгел
Дворяннарның балаларына француз, немец телен сабый чактан өйрәтеп үстерү өчен шул илләрдән чакыртып китерелгән губернанткалар тотканнарын беләбез. Хәзер бездә һәр ата-ана үзен дворян итеп хис итә дип расларга җыенмыйм. Әмма балаларына бер, ике, өч тел белдерергә теләүчеләр аз түгел. Адәм баласы күбрәк тел белгән саен, аның баш мие яхшырак эшли, күзаллавы киңрәк була, дип тукып торалар галимнәр дә. Шуларны истә тотып, унике ел элек әлеге бакчада инглиз теле түгәрәге ачып җибәргәннәр. Ольга Авакумова, бирегә атнага ике тапкыр килеп, көн буе сабыйлар белән  инглизчә аралаша.
 –  Без Валерия Мещерякованың «Я люблю английский» дигән программасы буенча эшлибез. Ул беренче сәгатьләрдән үк тел мохитенә «чумуны» күз алдында тота. Билгеле, өч яшьлек балалар әле ана телендә дә бик иркен сөйләшми. Алар, нигездә, тыңлый, төртеп күрсәтә. Аннан соң укытучыга ияреп кабатлый башлый. Без дә башкалар кебек, инглиз телен  уйный-уйный үзләштерүне максат итеп куябыз. Курчак театрыннан алынган курчакларыбыз инглизчә генә сөйләшә. Шулар ярдәмендә дүрт ел эчендә башлангыч мәктәпнең беренче баскычын үзләштерүне максат итеп куябыз, – дип аңлата Ольга ханым. – Кечкенәләр белән унбиш минуттан башлыйбыз да өлкәннәрдә дәрес вакытын ярты сәгатькә җиткерәбез.
Гадәттә, тел өйрәнү белән өч яшьтән шөгыльләнә башлаган балалар аны алга таба да дәвам итәләр икән. Билгеле, түләүле хезмәт бу. Әмма бу заманда инглиз телен өйрәнмичә, зур дөньяга чыгып булмавын аңлаган ата-аналарны ул гына туктатмый.
Сүз ахырында
Саубуллашып китәр алдыннан мөдирдән, бер проблемагыз да юкмыни, әнә кайбер бакчаларда, ике төркемгә өч кенә тәрбияче калдырдылар, кемдер авырып китсә алыштырырга кеше табуы кыен, дип зарланалар, дип тә сорамый кала алмадым. «Алты төркем генә булган кечкенә бакчалар өчен, чыннан да, җитди проблема бу. Безнең бакча зур бит, белгечләр күп. Әйтик, ике музыка җитәкчесе, ике логопед, бассейн да булганга күрә, ике физкультура тәрбиячесе, психологыбыз бар. Тәрбиячеләр авырып киткәндә, аларны белгечләребез алыштырып тора», – дип аңлатты Гөлнара ханым. Ә менә хезмәт күрсәтүче персоналны беркетеп тоту шактый кыен икән. Хәер, күпләрне аптырата торган мәсьәлә бу. Бу заманда зур һәм авыр казаннар күтәреп, 12 мең 300 сумга эшләргә риза булучыларны табуы кыен, билгеле. Ниндидер ташламалар булса, бәлкем, кеше табылыр да иде, диләр бу уңайдан бакчаларда.
    Мин бакчадан кузгалганда, кич җитеп килә иде инде.  Шактый гына әти-әниләрнең күз нурларын алырга җитәкләшеп килүләренә игътибар иттем. «Үзем дә гаҗәпләнәм. Соңгы вакытта байтак кына яшьләр менә шулай парлашып килә дә балаларын ашык-
мый гына киендерәләр. Күрәсең, бездә яшь ата-аналарның үзләренә дә бик ошый», – дип аңлатты бу хәлне мине озата чыккан мөдир ханым.
Безнең белешмә
Гомумән, Казандагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында татарча тәрбия һәм белем бирү ничек оештырыла, дип башкалабыз мәгариф идарәсендәге мәктәпкәчә тәрбия бирү бүлеге башлыгы урынбасары Әлфия Хәлиловага мөрәҗәгать иттек.
– Казандагы 325 мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында 77 536 сабый тәрбияләнә. Әлеге оешмаларның 85 ендә 13 598 бала татарча тәрбияләнә һәм белем ала. Янә русча тәрбияләнә торган бакчаларда оештырылган 318 төркемдә 8114 бәләкәч татарча тәрбияләнә. Бер үк вакытта һәр балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе бар. Ул белгеч балаларны, минималь күләмдә булса да, татарча аралашырга өйрәтә. Әгәр ата-аналар гариза яза икән, балалар бакчасы үзендә татар төркеме ачарга тиеш. 2017 елдан башлап бакчаларда туган телне (татар теле) өйрәтүнең сыйфатын арттыру буенча планлы эш алып барыла. 2013 елдан башлап республикакүләм үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында башкалабызның 46 бакчасы иң әйбәтләр исемлегенә керде. Быел Яңа Савин районындагы – 405 нче, Совет районындагы – 330 нчы, 415 нче,
 Вахитов районындагы – 273 нче, Киров районындагы 81 нче балалар бакчалары республикабыздагы туган телебездә иң яхшы тәрбия һәм белем бирүче бакчалар арасында макталды. Авиатөзелеш районындагы – 348 нче, Киров районындагы – 321 нче, Идел буе районындагы – 163, 247 нче,
379 нчы, Мәскәү районындагы
2 нче гимназия каршында оештырылган мәктәпкәчә бүлекне чын татарча мохит тудырылган бакчалар дисәк шулай ук дөрес булыр.

404 нче бакча кебек өч телдә белем бирүчеләр арасында 25, 101 нче балалар бакчаларын да мактап китәргә мөмкин. 18 төркемнән торган 101нче балалар бакчасының  (ул быелның мартында гына ачылды) үз инглиз теле тәрбиячесе бар.
Рәшит МИНҺАҖ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ