Логотип Магариф уку
Цитата:

50 мең сум кайсы авыл укытучысына тияр?

Ниһаять! 1 марттан алып дәвам иткән “Мәгариф” җурналының иң мәртәбәле конкурсларыннан берсе – “Авыл укытучысы – 2020” үзенең иң югары ноктасына якынлаша. Быел бәйге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм...

Ниһаять! 1 марттан алып дәвам иткән “Мәгариф” җурналының иң мәртәбәле конкурсларыннан берсе – “Авыл укытучысы – 2020” үзенең иң югары ноктасына якынлаша. Быел бәйге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды.
Коронавирус монда да үзенең шартларын куярга маташып караса да, барып чыкмады. Шулай да, соңгы III этапны үткәрү буенча кайбер үзгәрешләр кертергә туры килде. Быел йомгаклау этабы мәктәптә түгел, ә “Татмедиа”ның брифинглар залында узачак.
Инде күп тапкырлар язганыбызча, бәйгенең приз фонды бик шәп, димәк, финалга чыккан 10 авыл укытучысы арасында җиңү өчен көрәш тә кызык һәм мавыктыргыч булачак.
Финалга чыккан унлыкның кемнәр икәнен тагын бер кат искә төшереп үтик әле. Менә алар:
1. Гыйбасева Эльмира Мансур кызы, Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2. Гыйльмуллина Чулпан Зөлфәт кызы, Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы.
3. Заһитова Ләйлә Әзһәр кызы, Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
4. Нургалиева Алия Илсур кызы, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы.
5. Фәттахова Алсу Мөхлисулла кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы.
6. Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы.
7. Хәсәнова Гүзәл Ирек кызы, Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы.
8. Шәмсетдинов Фаил Имаметдин улы, Спас районы Антоновка урта мәктәбенең физкультура укытучысы.
9. Шәрифуллина Ангелина Вячеслав кызы, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
10. Шәрипова Гөлия Мәгъсүм кызы, Әгерҗе районы Девәтернә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Конкурста катнашучыларның һәркайсына зур уңышлар теләп калабыз.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ