Логотип Магариф уку
Цитата:

50 меңнең 471е – Мамадыштан

Тагын биш көннән республикабыз мәктәпләре укучыларның шат авазларына, чәчәкләр диңгезенә күмелер. Сагынылган, бик тә сагынылган шул туган мәктәп, укытучы абый-апалар һәм сыйныфташлар! Ә менә республик...

Тагын биш көннән республикабыз мәктәпләре укучыларның шат авазларына, чәчәкләр диңгезенә күмелер. Сагынылган, бик тә сагынылган шул туган мәктәп, укытучы абый-апалар һәм сыйныфташлар! Ә менә республикабызның 50 мең сабые өчен быелгы 1 сентябрь аеруча истәлекле: Белем көнендә алар мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк. Шул 50 мең баланың 471е – Мамадыш төбәгеннән. Шунысы сөенечле: бу – узган уку елындагыдан 26 балага күбрәк.
Мамадышта район укучылары армиясенә әле яңа килеп кушылучыларны Белем көне килеп җиткәнче үк сөендерергә булганнар. Бу җәһәттән, район мәдәният йортында булачак беренчеләр катнашында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясау тантанасы үткәрелде.


Фото: mamadysh-rt.ru Фото: mamadysh-rt.ru

Районның берничә дистә предприятие һәм оешмасы, миһербанлы халкы әлеге акциягә актив кушылды, нәтиҗәдә 200 мең сум акча җыелды. Бу акчага аз тәэмин ителгән, ишле балалы, мохтаҗ, социаль яктан авыррак хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче булачак беренче сыйныфтагылар өчен мәктәп кирәк-яраклары, букчалар сатып алынды. Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә шундый 135 балага портфельләр тапшырылды. Сабыйларны бәйрәмнәре белән район башлыгы Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов кайнар котлады.
Гомумән, августның соңгы атнасында Мамадышта, кемдер әйтмешли, көн дә бәйрәм, көн дә туй: узган шимбәдә Мамадыш зурдан кубып үзенең Шәһәр көнен билгеләп үтте, ә иртәгә исә район укытучылары август педсоветына җыелачак. Аның эшендә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның да катнашуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ