Логотип Магариф уку
Цитата:

«60 яшькә кадәр печәнне чалгы белән чаптым»

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбенең физика укытучысы «Татмедиа» АҖ басмаларына иң актив язылучылар арасында ел саен уздырыла торган бәйгенең төп призын отты. Кыйммәтле бүләкләргә 1049 татарстанлы дәгъва...

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбенең физика укытучысы «Татмедиа» АҖ басмаларына иң актив язылучылар арасында ел саен уздырыла торган бәйгенең төп призын отты.
Кыйммәтле бүләкләргә 1049 татарстанлы дәгъва кылды. Җиңүчеләр лотерея юлы белән билгеләнде. Мотоблокка «Мәгариф» журналының даими укучысы - Арча районы Яңа Кенәр мәктәбенең физика укытучысы Таһир Сәмигуллин ия булды.
«Без гаилǝ белǝн «Мǝгариф», «Гаилǝ һǝм мǝктǝп» журналларына, «Арча хǝбǝрлǝре» һǝм «Шǝһри Казан» газеталарына язылдык. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2020 елның 2 яртыеллыгына үзенең газета һәм журналларына язылучылар арасында призлар уйнату хǝбǝрен беренче тапкыр «Арча хǝбǝрлǝре» ннǝн укыдык. Шунда ук катнашырга кирǝк, дигǝн фикер туды. Квитанция копиялǝрен язылган адреска җибǝрдек һǝм нǝтиҗǝсен кѳтǝ башладык. Авыл җирлегендǝ үз хуҗалыгы белǝн яшǝгǝн һǝркемгǝ дǝ кирǝкле техниканы бик күплǝр ѳметлǝнеп кѳткǝннǝрдер инде. Мондый бǝхет быел миңа елмайды. 60 яшькǝ кадǝр печǝнне гади чалгы белǝн чаптым. Килǝсе елга, алла боерса, яңа техниканы куллангач, эшлǝр күпкǝ җиңелǝер, дип уйлап торам», - диде Таһир Фида улы.
Таһир Сәмигуллинның 40 еллык педагогик стажы бар. Укытучының дәрес эшкәртмәләре «Мәгариф» журналы битләрендә еш урын ала. Мөгаллим «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесендә икенче урын яулаган иде.
20 август Таһир Фида улының туган көне. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы аны бу бәйрәм белән котлый һәм җаваплы эшендә зурдан-зур уңышлар, укучылары рәхмәтен тоеп яшәвен теләп кала.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ