Логотип Магариф уку
Цитата:

Абхазиядә Казаннан килгән яшүсмерне эзлиләр

 Абхазиянең Гагра районында югалган Казаннан килгән 14 яшьлек яшүсмерне эзлиләр.Камил Фәттахов 18 август кичендә юкка чыга. Малайның әти-әнисе Хашупсе елгасы буйлап йөзәргә булалар һәм малайны ка...

 Абхазиянең Гагра районында югалган Казаннан килгән 14 яшьлек яшүсмерне эзлиләр.
Камил Фәттахов 18 август кичендә юкка чыга. Малайның әти-әнисе Хашупсе елгасы буйлап йөзәргә булалар һәм малайны каньонның өске нокталарының берсендә калдыралар. Алар кайтканда, яшүсмер анда булмый.
Яшүсмернең югалуы турында кичә 19.45 тә хәбәр итәләр. Абхазиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды, Гагра ПСО хезмәткәрләре һәм кинологлар оператив төстә казанлыны эзләргә керешәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, яшүсмер, әти-әнисен көтмичә, мөстәкыйль рәвештә каньоннан төшәргә карар кылган, нәтиҗәдә урманда адашкан булырга мөмкин.
Чыганак:  tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ