Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әдәби марафон»ның юбилей чыгарылышы старт ала

1 июльдән 21 июльгә кадәр интернет киңлекләрендә «Әдәби марафон»ның (#әдәбимарафон) юбилей чыгарылышы старт ала.Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, «Әдәби марафонның егерме...

1 июльдән 21 июльгә кадәр интернет киңлекләрендә «Әдәби марафон»ның (#әдәбимарафон) юбилей чыгарылышы старт ала.
Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, «Әдәби марафонның егерменчесе балалар өчен үткәрелә торган проектка туры килгән. "Без аны җәй көне балалар өчен үткәрәбез. Чөнки балалар күбесе җәйге каникулларда авылга кайтып яшиләр һәм татарча укып безнең проектка да катнашырлар дип уйлыйбыз," - дип сөйләде Татар-информ мәгълүмат агентыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

ХХ #Әдәби марафон кысаларында 18 яшькә кадәрге катнашучылар китаптан өзекне аудиога яисә видеога яздырып проект хэштеглары белән социаль челтәрләдә үз аккаунтына урнаштыра ала. Быел бәйге ВКонтакте челтәрендә бара. 13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган балалар марафонда ата-аналарының аккаунты аша катнаша. Аккаунтлар ачык булырга тиеш.
Марафон тәмамлангач Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы оештыру комитеты нәтиҗәләр ясаячак.
«Әдәби марафон»ның нәтиҗәләрен чыгаруда мәртәбәле язучыларыбыз катнашачак. Әлегә без аларның кемнәр булуын әйтә алмыйбыз. Төрле буын язучылары булачагын гына әйтәм», – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова. «Әдәби марафон»ның балаларга йөз белән борылуы бик яхшы. Чөнки балаларда татар әдәбиятына кызыксыну тудыра алмасак, киләчәктә безнең укучыбыз булмаячак", - дип оештыручыларга рәхмәтен дә җиткерде ул.
Моннан тыш матбугат очрашуында “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең радиотапшырулар буенча җитәкче урынбасары, "Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары, шагыйрь Ленар Шәех тә катнашты.
Ленар Шәех үз чиратында балалар әдәбиятының бүгенге торышы, авторлар һәм яңа чыккан китаплар турында мәгълүмат җиткерде.
Алмаз Миргаязов Татнетны үстерү фондының попечительләр советы әгъзасы буларак, Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм күрсәтү фондының финанс ярдәме белән тиздән ачылачак "Белем" радиосы турында сөйләп үтте.
«Бу мәктәп балалары өчен радио һәм аның төп эчтәлеген мәктәп балаларына кирәк булган мәгълүмат тәшкил итәчәк. Татар әдәбияты, энциклопедик мәгълүмат, гомумән бала өчен кирәкле файдалы мәгълүматны без бу радио нигезенә салырга тырышачакбыз», - диде ул.
«Китап» радиосы җитәкчесе буларак, Алмаз Миргаязов әлеге радионың «Әдәби марафон» эшендә дә актив катнашуын әйтте.
2022 елда «Әдәби марафон» «Фонд культурных инициатив» гранты ярдәмендә оештырыла. Проектны оештыру эшендә Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге белән беррәттән «Китап» радиосы һәм Татарстан китап нәшрияты катнаша.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://tatar-inform.tatar


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ