Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдәбият әдәпкә өйрәтә

КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов шылтыратты. Туган якларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары күңелсез хәбәр җиткергән икән. «Югары сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрен тагын да кыскартмакчылар б...

КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов шылтыратты. Туган якларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары күңелсез хәбәр җиткергән икән. «Югары сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрен тагын да кыскартмакчылар бит әле. Болай да атнага бер генә дәрес калган иде. Инде хәзер өлкән сыйныфларда әдәбият дәресе ике атнага бер генә  булачак. Коточкыч хәл ич бу! Моны җәмәгатьчелек белсен, журналистлар чаң каксын иде», – дип борчыла олпат галим.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашу вакытында, мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә, дип сорагач, ул алга таба  Россия мәгариф кырында тәрбиягә зуррак әһәмият бирелә башлаячак; сер түгел, яшь буында әдәп-әхлак ягы нык аксый, дип белдергән иде. Әдәбият дәресләрен кыскартырга җыенучылар мәгариф министрыбыз җиткергән әлеге изге нияткә аяк чала булып чыга түгелме соң? Әллә инде тәрбияне әдәбият дәресләрен кыскарту бәрабәренә көчәйтмәкче булалармы?
Әлмәттәге 1нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Хәбибуллина белән күрешкәч, мәктәптә татар әдәбияты дәресләрен укытуның кыскартылуы аның да җан әрнүе икәнлеге ачык-
ланды. Әйдәгез, аның фикер-тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлап карыйк әле.
Итәк кисеп, җиң ялгау
– Әдәбиятның әдәп тәрбияләве – барыбызга да мәгълүм хакыйкать. Әгәр әдәбият дәресләрен тагын да киметү омтылышы чынга ашса, мондый хәл, итәк кисеп, җиң ялгауга тиң булачак.   Болай да 2017 елдан күп кенә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәресләре нык кыскарды. Хәзер аларның шактые башка юнәлеш буенча укытуга күчте. Кемдер – тарих, кемдер башлангыч сыйныфларны укыта. Байтак кына укытучылар пенсиягә чыкты. Гомумән, туган тел укытучылары – мәктәптә иң мобиль белгечләр алар. Бер фәннән икенче фәнгә дә күчә ала, тәрбия эшен дә алып бара, башкалар белән аралашканда аерым тәрбия-
се, холкы белән дә аерылып тора, – дип исәпли Айгөл ханым.
Ни өчендер үземә һәрвакыт әдәбият якынрак. Сез нигә әдәбиятка басым ясыйсыз,  дип кызыксындым мин аңардан.
– Аның тәрбияви ягы бик мөһим. Мәктәптәге башка бер фән дә, әдәбият кебек, фән белән тәрбияне бергә бәйләп бирә алмый. Сер түгел, хәзерге җәмгыятебездә тәрбиясезлек, рухи гариплек күренеше тирән тамыр җибәрде. Әдәби әсәр исә әхлак тәрбиясе бирә, – дип ул яшь  буынның күңеленә үтеп керү юлын бәян итте. – Дәрестә әдәби әсәр укыганда, бер генә баланың күзенә яшь килә икән, бу инде балаларыбызның  күңелләренә шифалы яңгыр яуган дигән сүз. Димәк, күңеле йомшарган бала мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үсәчәк. Хәзерге вакытта югары сыйныфларда әдәбият дәресләренең атнага бер генә калдырылуы кызганыч. Кайберәүләр ниятләгәнчә,  ике атнага бер генә калдырылса бу инде, гомумән, тез астына сугу булачак. Хәзерге вакытта бездә татар теле атнасына – ике, әдәбият бер сәгать укытыла. Шуңа күрә мин әллә инде, аптыраганнан, әдәбиятны атнасына – ике, телне бер сәгать укытыргамы, дип уйлап йөрим. Билгеле, өстән рөхсәт итмичә, моны эшләү мөмкин түгел.
 
Дәреслеге нәзек, эчтәлеге тирән
Әдәбият укытуда А. Яхин методын өлге иткән ул.
– Республика күләмендә укучыларым белән ниндидер нәтиҗәгә ирешкәнмен икән, монда аның өлеше зур (Айгөл ханым Әлмәт шәһәрендә ярты ел гына эшли әле; моңарчы районның Түбән Мактама авылында укыткан иде; былтыр   «Авыл укытучысы» конкурсында алдынгы урыннарның берсен яулады. – Р.М.). Университетта укыганда, безгә әдәби әсәрләрне анализлау нигезләрен Альберт абый бирде. Аның беренче дәресендә үзем дә елап утырдым. Тора-бара шундый остарып киттем, А. Яхинның анализ үрнәген кулланып, рус әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханында «5»ле алдым. Укытучы үзе дә гаҗәпләнде. Мин моны өйрәтмәгән идем, диде. Остазыбызның әлеге анализлау алымы мантыйкый фикерләүне үстерә. Кай-
чандыр безгә бериш әдәбият галимнәре, әдәби әсәр абстракт фикерләүгә корылган, анда төгәллек юк, дип кенә сөйләгән иде. Сер түгел: нигездә, мәктәптә «4»ле, «5»ле билгесенә укучыларның шактые тырышлык хисабына алдыра. Бала ялкау булырга мөмкин. Шул ук вакытта мантыйкый фикерләве яхшы булуы ихтимал. Альберт абый дәреслеге (методы) үз фикереңне дәлилләргә өйрәтә. Ул дәреслекләр таушалып бетте инде. Мин аларны туган авылымда укыткан вакыттан бирле үзем белән йөртәм. Китабы калын булмаса да, эчтәлеге тирән.
2005 елда, туган авылы Ормышлыда (Лениногорск районы) эшләгәндә, альтернатив ысул буларак, Альберт Яхин дәреслеге буенча укыта ул.
– Хәзер, нишләптер, аның дәреслекләре нәшер ителми. Югыйсә ул – татар әдәбиятын укыту буенча
I сыйныфтан алып XI сыйныфка кадәр дәреслек язган бердәнбер автор, – дип, күренекле галим хезмәтенең соңгы елларда читкә кагылуына борчыла ул. – Аның методы, дәреслекләре ФДББС (ФГОС) таләпләренә дә туры килә, альтернатив дәреслек буларак та аерым урын биләп тора. Яхин дәреслекләрен Мәскәүгә тәкъдим  итмәгәннәр, шуңа күрә федераль исемлеккә кермәгән дип аңлыйм мин. Аның шәкертләре йомшак кәнәфиләрдә утырмаганга шулай килеп чыктымы икән әллә дип тә уйлап куям.
 
Дәреслеге янында – ярдәмлеге
– Хәзер башка фәннәрнең дәрес-
леге янында аерым ярдәмлеге дә бар. Альберт абый теге заманда ук дәреслек янәшәсендә укытучы өчен ярдәмлек язып бастырган иде. Миңа калса,  аның дәреслеге буенча укытылса, мәктәпләрдә әдәбият дәресенә мөнәсәбәт, тормышка караш бөтенләй башка булыр иде. Һәрхәлдә, мин үзем бүген мәктәптә хәзерге дәреслекләр буенча укытсам да, анализлау үрнәген Яхин дәреслегеннән бирәм. Аның нәтиҗәсе бар, – дип, галим хезмәтенә зур бәя бирә Айгөл ханым.   – Әдәбиятка һәрчак вакыт җитми. Менә әдәбияттан олимпиадага җиденче сыйныфтан өч укучыны әзерләгән идек. Алар бөтенесе дә җиңүчеләр исемлегенә керде. Билгеле,
бу – А. Яхинның да казанышы, –
 дип, әдәбият дәресләренең кыскартылуын соңгы еллардагы үзгәреш-
ләр нәтиҗәсе икәнен дә таный укытучы. – Бүгенге балаларга тәрбия җитми дип әйтәләр икән, мәктәп-
ләрдә әдәбиятның аз укытылу нәтиҗәсе дә бу. Билгеле, әлеге хәлнең хәзер югары сыйныфларда белем бирү БДИ бирүгә нык бәйле булуын да инкяр итеп булмый.
 
Балаларны
уйландырсын

– Шөкер, татар әдәбиятын укытуда «Кем җырлады?», «Буранда», «Җомга көн кич белән», «Әни килде» кебек балаларны уйландыра торган классик әсәрләр сакланып килә әле. Ләкин яңа дәреслекләрдә аларның кайберләре төшеп кала башлады. Ни кызганыч, рус әдәбиятын укытуга шактый күп сәгать бирелсә дә, анда шулай ук  «Тимур и его команда» кебек тәрбияви яктан бик әһәмиятле, классик әсәрләр төшеп калды. Шунысы да бар: элек татар һәм рус әдәбиятларын укытканда, параллельлек бар иде. Әйтик, татар әдәбиятында өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән әсәрләр керсә, рус әдәбиятында да шундый ук тема үтелә иде. Хәзерге вакытта мондый аваздашлык юк,–дип авыр сулый ул. – Бөтенең бер юнәлештә эшләгәндә нәтиҗәсе яхшырак, зуррак ич. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле: татар мәктәбендә укучылар телиме-теләмиме ике грамматиканы чагыштырып бара. Бәлкем аларга русча сүзлек байлыгы җитеп бетмидер. Әмма татар мәктәбен тәмамлаучыларның нәтиҗәсе югарырак булып чыга. Шуңа күрә кайбер ата-аналарның басымы астында, рус балаларын татар телен өйрәнүдән мәхрүм итеп,  чиновниклар шактый зур ялгышлык эшләде дип уйлыйм мин. Билгеле, башка милләтләргә татар телен укыту методикасын яхшыртасы бар. Тик бу – бүтән мәсьәлә. 
– Хәзер компьютер заманы. Бүген балалар, кулга китап алып, калын-калын романнар укырга ашык-мый. Ничек мәҗбүр итәсез? – дип кызыксынам.
– Укучыларыма, татар классик әдәбиятында иң кыска әсәрне табыгыз, дим. Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?»сын яки Шәриф Камалның «Буранда» әсәрен табып бирәләр. Әйтик, «Буранда» – өч битлек хикәя. Әти-әнигә хөрмәт, шул ук вакытта үкенү хисләре дә салынган анда. Бу әсәрне 15 минутта укып бетерәләр. Анализлау ярты сәгать бара. Әлбәттә, Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романнарын да укырга кирәк. Әмма аларга барча укучының да «теше үтми». Гомумән, хәзерге заман баласы озын әсәрләрне укымый. Укыса да, кыскартылган вариантын гына караштыра. Интернетта кыскартылган вариантлар да бар. Дөрес, татар әдәбиятында әлегә кыскартылган вариантлар күренми. Укытучы бик мәҗбүрләсә, тулысынча укырга туры килә. Әлбәттә, олимпиадаларда катнашучыларның тулысынча укымый хәле юк. Шул аларның эчке дөньясын баетканын сизми калып булмый. Әлеге әсәрләрдә кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы уйланулар бик күп. Бүгенге көн укучысының шактыена тылсым, фантастика кирәк.1980–1990  еллар укучысы белән 2010–2020 еллар укучысы шактый нык аерыла. Яшь язучылар иҗаты белән таныштырып бару да зыян итмәс иде, минемчә.
 
«Беренче театр»
бар-барын

Дистанцион  белем бирүгә күчкәч,  әдәбият дәресләрен укытуда шактый зур авырлыклар булды. Сез бу кыен хәлдән ничек чыктыгыз, дип сорыйм.
– Пандемия вакытында күп кенә өстәмә программалар эшләнде. Болар, нигездә, башлангыч сыйныфлар өчен эшләнгән видео-
дәресләр, видеосюжетлар. Югары сыйныфларда инде уен белән генә дәресне алып барып булмый. Алар өчен дә видеороликлар, видеосюжетлар булдырылсын иде. Әйтик, «Беренче театр» спектакле ансат ачылса да, башка спектакльләрне, тапкан сурәттә дә, иркен генә ачып карап булмый. Кайсыдыр спектакльләрне сатып алу мөмкинлеге генә бар. Ирекле рәвештә бушка карап, танышып булмый. Әсәрне үтә башлаганчы, карагыз, бу спектакль Интернетта булырга тиеш, дип  әйтәсең.
Кызыксынучы  укучылар буламы соң,  дим.
– Була, тик табып карый алмыйлар. Әйтик, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле бар, тик ул тулысынча куелмаган. Элек «Язгы аҗаган»ның 10 серияле видеофильмы бар иде. Аның озын варианты да, кыска варианты да юк.  Әлеге әсәрнең телевизион фильмы да бар югыйсә. Бүгенге көндә классик әдәбиятны табу авыр. Әйтик, безнең мәктәп китапханәсендә «Язгы аҗаган» әсәре юк, – дип уфтана укытучы.
2019 елда министрлыктан һәр районга видеодәресләр эшләү бурычы йөкләнгән. Сигезенчеләр өчен Айгөл Хәбибуллина әзерләгән. Хәзер ул татар әдәбияты терминологиясе буенча видеодәресләр эшли.
–Гомумән, безнең лицейда телебезне саклауга, үстерүгә зур игътибар  бирелә. 2019 елда татарча мультфест дигән конкурста информатика укытучысы Данил Нәфыйков укучылары өченче урынны алды. Алар программалаштыру буенча татарча мобиль кушымта ясаган иде. Лицейда ел саен «Лимонад» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрәбез. Анда укучылар үз проектларын тәкъдим итә. Әле менә шулар белән татарча мультфильм төшерергә исәп бар. Бу рәвешле тәрбия эшләренең барысы нигезендә дә ана телен, татар әдәбиятын белү ята, – дип, киләчәккә булган ниятләре белән дә уртаклашты ул.
Рәшит МИнһаҗ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ