Логотип Магариф уку
Цитата:

«Адымнар» белем бирү комплексына ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе исеме бирелде

«Кичә «Адымнар» мәктәбенә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусы бирү турында карар кабул ителде», - диде ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Казанда...

«Кичә «Адымнар» мәктәбенә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусы бирү турында карар кабул ителде», - диде ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Казанда ЮНЕСКО комитетының Яшьләр моделе ачылышында.
ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре исемлегенә керү процессы ике елдан артыкка сузылган. Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә,  соңгы ике елда бу исемлеккә Россиянең бер мәктәбе дә кабул ителмәгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" матбугат агентлыгы.

  • ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәре 1953 елда оешкан. Ул бөтен дөньяның мәгариф учреждениеләрен балалар һәм яшьләр аңына тынычлык сеңдерү максаты белән бәйли. 182 илдән 11,5 меңнән артык мәктәпләр челтәре халыкара аңлашу, тынычлык, мәдәниятара диалог, тотрыклы үсеш һәм сыйфатлы белем бирү идеяләрен хуплый.


Фәния Лотфуллина


Фото: https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ