Логотип Магариф уку
Цитата:

«Адымнар»дагылар, сезгә әйтер сүзем бар

Мин үзем – Түбән Кама каласында мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан мөгаллимә. Укытучы һөнәрен бик тә яратып, теләп сайладым һәм кырык еллап гомеремне яшь буынга төпле белем һәм мил...

Мин үзем – Түбән Кама каласында мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан мөгаллимә. Укытучы һөнәрен бик тә яратып, теләп сайладым һәм кырык еллап гомеремне яшь буынга төпле белем һәм милли тәрбия бирүгә багышладым. Хәзер дә оныкларыма тиешле юнәлеш биреп, укулары, мәктәп тормышы белән кызыксынып яшим, чөнки укытучы һәрчак үз һөнәренә тугрылыклы булып кала икән инде ул, минем кебек инде лаеклы ялга чыккан булса да. Гомерем буе татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алуым белән горурланып яшәдем, шуңадыр үзем дә иҗат эше белән шөгыльләнәм: шигырьләрем, проза әсәрләрем китаплар булып басылып чыкты, хәзер дә газета-журналларда басылып тора.

Хезмәт юлын яңарак башлаган яшь укытучыларга әйтер сүзем бар: мәктәпкә яңа аяк баскан укучыларыгызны үз балагыздай яратсагыз, игътибарлы булсагыз. алар да сезгә шатлык китерер, тырышып укырлар. Без – киләчәк буын кешеләрен тәрбияләүчеләр. Киләчәкнең нинди булуы укытучы шәхесеннән тора.
Ике оныгым хәзер Казандагы заманча «Адымнар» күп телле комплексында укый. Бу гыйлем йортында укучылар саны искиткеч күп ( бу уку елында укучылар саны – 3886 бала!) булу сәбәпле, андагы укытучыларның хәлен яхшы аңлыйм: бик авыр аларга. Бик тә кирәкле һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар телим. Һәр көнне тәрәзәмнән карап, бу мәктәп белән горурланам, сокланам, «Адымнар» комплексы директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдиновның, андагы укытучыларның (барысы 178 мөгаллим)  үтә тырыш, тынгысыз, эзләнүчән булуларын күреп куанам. Укучыларына да әйтер сүзем бар: мин шигъри юллар белән җиткерәсем килә:
Адымнар
(Казандагы «Адымнар» комплексы укучыларына багышлыйм) 
Саумы, мәктәп, сиңа килдек,
Без бит кайнар йөрәкләр!
Тормышка ашарлар диеп
Безнең барлык теләкләр.
Ышанычлы адым белән
Без тик алга барабыз!
Төрле телләр өйрәнәбез,
Ныклы белем алабыз.
Талантлылар күп арада,
Ачышлар да ясарбыз.
Әйдаманнар булып үсеп,
Алгы сафка басарбыз.
Белем иленә атлыйбыз,
Адымнар алга илтсен!
Мәктәп балкып, гөрләп торсын,
Даны еракка китсен!
Без үсәбез илебезгә
Булырбыз дип зур терәк...
Киләчәк чакыра безне,
Киләчәккә без кирәк!
 
Ралия КӘРИМОВА,

мәгариф ветераны.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ