Логотип Магариф уку
Цитата:

Агач атка атлану егетлек түгел...

Сагындырган икән Сабантуй! Былтыр, каһәр суккыры, пандемия зәхмәте халкыбызны яраткан, көтеп алган иң зур милли бәйрәмебездән мәхрүм иткән иде. Шөкер, узган шимбә-якшәмбе көннәрендә авылларыбызның, би...

Сагындырган икән Сабантуй! Былтыр, каһәр суккыры, пандемия зәхмәте халкыбызны яраткан, көтеп алган иң зур милли бәйрәмебездән мәхрүм иткән иде. Шөкер, узган шимбә-якшәмбе көннәрендә авылларыбызның, бистә-шәһәрләребезнең мотлак күпчелегендә (хәтта кайбер карьяләрдә җомгада ук) халкыбыз гөр килеп бәйрәм итте. Район Сабан туе быел Мөслим җирендә федераль Сабантуй буларак та 3 июльдә генә үткәрелгәнгә, анысы хакында соңрак язарбыз). Бәгъзе адәмнәр, Татар Конгрессы Сабантуй уздыру белән генә шөгыльләнә, дип күпме генә авыз чайкамасын, бу да – бик зур, бик мәртәбәле, бик җаваплы гамәл!


 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 Мәлләтамак авылы халкы өчен дә зур тантана буларак үтте ул. Элек бер күмәк хуҗалыкка – «Кызыл Октябрь» колхозына кергәч, анда Ык аръягындагы, күрше Наратасты авылы халкы да бик теләп катнашты (дөрес, хәзер ике дистәдән артык сала, шул исәптән Мәлләтамак белән Наратасты да) бер гигантка – «Туган як» агрофирмасына карый). Сабантуйның иң кәттә бүләген – тәкәне дә шушы авыл егете, заманында озак еллар колхозның Наратасты бүлеге җитәкчесе булган, бригадир булып эшләгән Вахит абзыйның оныгы – Илнар Гайнетдинов отты. Туй үпкәсез булмый дигәндәй, чит авылдан килгән бер егет көрәштә катнашырга теләп бик «талпынып» караган иде дә, оештыручылар аңа «откан сурәттә дә сиңа барыбер тәкә тәтемәячәк, без монда бүген Мәллә батырын ачыклыйбыз» дип аңлатты. Чынлап та, шәһәр җирләрендә, спорт залларында айлар буе көрәшеп остарган,  җирлеккә бер катнашы булмаган спортчыга тәкә биреп җибәрү гаделлек булмас иде. Мин үзем Мәллә Сабан туенда хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүче Наратасты егете, гармунчы, җырчы, милләтпәрвәр Мөнир Ситдыйков катнашып, моңлы тавышын халыкка җиткерер дип өметләнгән идем, кызганыч, килмәде-күренмәде. Дөрес, Наратастында үткәрелгән кичке Сабантуйда, уйнап-җырлап, халыкның күңелен ачкан Мөнир.

Ни кызганыч, Мәлләдә дә шул ук көнне  – 12 июньдә уздырылган икенче, кичке Сабантуй белән бер сәгатьләргә туры килгәч, Наратастына, Ык буена төшеп җитеп булмады. Башка елларда Мәллә Сабан туе да Ыкның аръягында, бик матур аланлыкта оештырыла иде. Хәзер оештыручылар авырсынамы: Мәллә буенда, авыл уртасында гына оештырыла милли бәйрәмебез. Бер караганда, атлар узыштырмагач, Ык буена төшеп йөрүнең зарурлыгы да калмады сыман. Әмма анда, табигать кочагында, сәхрәдә үткәрелгәч, күңеллерәк, ямьлерәк иде бәйрәм тамашасы. Юртаклар булмаса да, көтүче атларын узыштыру да –  бер хозурлык, кабатланмас манзара ич! Шуңа күрә дә бер Сабантуй кунагы, мәйдан уртасына чыгып: Мәлләдә ат бетте, җәмәгать! Менә күрәсез: Мәллә халкын агач атка атландырдылар!», – дип аһ орды.

Хикмәт шунда: бала-чага булса бер хәл, ир-атлар, хатын-кызлар, малай-шалай кебек, агач колгага атланып узышты ул көнне. Моны карап тору кызык та, кызганыч та иде. Ат абзарлары гына түгел, элеккеге миллионер колхозда – «Кызыл Октябрь» җирлегендә ат абзарлары гына түгел, сыер, сарык абзарлары да, машина, трактор хуҗалыгы да юк инде. Хәзер терлек торакларын да сүтеп бетереп киләләр. Менә шундый күңелле дә, ямансу да бәйрәм булып истә калды быелгы Мәллә Сабан туе.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ