Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗе районы мәктәбе укучысы ике бәйгедә дә беренче урынны алган

Әгерҗе районы Тирсә мәктәбе укучысы Азалия Сибатова 5 сыйныфта гына укуына карамастан, кечкенәдән активлыгы, бәйгеләрдә катнашу теләге зур булуы белән үрнәк. Аның максаты — аларда катнашу гына тү...

Әгерҗе районы Тирсә мәктәбе укучысы Азалия Сибатова 5 сыйныфта гына укуына карамастан, кечкенәдән активлыгы, бәйгеләрдә катнашу теләге зур булуы белән үрнәк. Аның максаты — аларда катнашу гына түгел, ә җиңүгә омтылу.
Күптән түгел ул «Ялкын» журналы һәм «ГазпромТрансгазКазан» оешмасы оештырган «Яшәү чыганагы — газ» бәйгесендә үзен сынады. Катнашучыларга «Текст», «Комикс», «Видео» номинацияләре тәкъдим ителгән булган. Азалия «Видео» номинациясен сайлап алган. Бәйгегә өйдә газ исе чыкканда нишләргә, газ хезмәткәрләрен ничек танырга, шулай ук плитәне кабызгач, аны караучысыз калдырырга, газ приборларына тияргә ярамау турында видеороликлар җибәргән.
«Болар миңа барысы да таныш. Район газэксплуатация хезмәтенең Тирсә участогында эшләүче әтием Илнар кагый- дәләрне гел искә төшереп тора. Аларны истә тотмасаң, фаҗига килеп чыгасын көт тә тор, дип кисәтә. Видеоларда ул да төште. Ә оператор ролендә әнием Алия булды», — ди кыз.
Видеоны төшерү генә түгел, аны Инстаграм һәм Тик-Токка урнаштыру да төп шартларның берсе булган. Бәйгегә 130 эш тәкъдим ителгән. Азалия «Видео» номинациясендә беренче урын яулаган. «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, «ГазпромТрансгазКазан» оешмасының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Айрат Зиннуров Азалиягә (җитәкчесе — Раушания Низамбиева) Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырганнар.
Тирсә мәктәбе укучысының икенче җиңүче — «Татэнергосбыт» җәмгыяте оештырган «Кояшлы куян» бәйгесендә. Аны уздыруның төп максаты — үсеп килүче буын арасында энергиягә сакчыл караш тәрбияләү. Бәйге быел уникенче тапкыр үткән, Азалия анда үзен дүртенче тапкыр сынаган. Һәр елны ул — җиңүчеләр яки призерлар рәтендә.
«Мин «Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә катнашып киләм. Быел ашъяулыкка «Татэнергосбыт» җәмгыяте символы булган «кояшлы куян“ны ясадым. Беренче урын алуыма бик сөендем», — ди җиңүче дипломы һәм приз белән бүләкләнгән кыз. 
 «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ