Логотип Магариф уку
Цитата:

Айдар Галимов яшүсмерләр арасында футбол буенча турнир үткәрә

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстанның Стәрлетамакта яшүсмерләр арасында футбол буенча турнир үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.  Фото: tatar-info...

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстанның Стәрлетамакта яшүсмерләр арасында футбол буенча турнир үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

23 сентябрьдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшүсмерләр арасында футбол буенча X республикакүләм турнир узачак. Җиңүчеләргә Айдар Галимов бүләкләре тапшырылачак.


Айдар Галимов турнирның тарихын сөйләде. “Туган авылым – Кәркәленең физкультура укытучысы миңа турнирлар үткәрелә башлавы турында әйтте. “Синең исемгә турнир оештырсак, ничек булыр микән?” – дип мөрәҗәгать итте. Мин, футболны яраткан кеше буларак, “әгәр дә сез телисез икән, уздырып карыйк” дип, бу тәкъдимне хупладым. Футбол буенча турнир булгач, районның төрле авылларыннан мәктәп балалары катнашсын, дип уйладык һәм беренче турнир район дәрәҗәсендә Кәркәле авылында үтте. Ел саен турнирның дәрәҗәсе үсте, бишенче елны без Татарстанның Җәлил бистәсеннән дә укучыларны чакырдык. Шулай итеп, җиде ел буена әлеге турнир авылда үтте. Шулай да, авыл мәктәпләрендә балалар саны кими башлагач, без аны Миякә район үзәгенә күчерергә булдык, хәзер инде ул республика күләмендә уздырыла. Башкортстанның ерактарак урнашкан районнарыннан да чакыра башладык”, – диде ул.


Беренче елларда барлыгы сигез район катнашкан, әмма Айдар Галимов сүзләренчә, районнар гел үзгәреп торган. “Турнирны быел Стәрлетамакның “Содовик” стадионында үткәрергә булдык. Юбилей елы булганга күрә, 10 район катнашыр дип исәплибез. Турнир Стәрлетамакның физкультура көллияте белән берлектә оештырыла. Әйтергә кирәк, балалар турнирны көтеп ала”, - ди Айдар Галимов.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ