Логотип Магариф уку
Цитата:

Академик авылдашларыннан Рәхмәт хаты алды

        «Минем өчен иң изге, иң якын нәрсә – туган авылым. Кайда гына булсам да, нинди генә рәхәт-михнәт күрсәм дә, җиһанның күп илләре буйлап сәяхәт кылсам да, анна...

        «Минем өчен иң изге, иң якын нәрсә – туган авылым. Кайда гына булсам да, нинди генә рәхәт-михнәт күрсәм дә, җиһанның күп илләре буйлап сәяхәт кылсам да, аннан да кадерле җир тапмадым. Мин барыбер туган авылыма ашкындым. Туган авылымның һавасы да, табигате дә, хәтта кешеләре дә үзенчә башка төрле...
                                   Җәүдәт Хөсәенов

Күптән түгел генә китапханәбезгә даими укучыбыз: «Сез дә укыгыз әле, миңа Җәүдәт Хөсәенов китап бүләк итте», – дип, «Яшьлегемә кире кайтыр идем» исемле китабын китереп өстәлебезгә куйды. Без кош тоткан кебек булдык, авылдашыбызның китабы... Искитмәле эчтәлекле, гади, кызганыч та, кызык хәлләрне укып, хәтта үзебезнең әби-бабайларның исемнәре дә килеп чыккач, шатланып та куйдык, тагын да якынайдык. «Яшьлегемә кире кайтыр идем» повестенда Кече Чынлы авылына хас булган көнкүреш вакыйгалары, гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр, якташыбызның хәтерендә яңартылып, бүгенгедәй күз алдына китереп бастырыла. Авыл халкының уңганлыгы, кунакчыллыгы, җыр-биюгә осталыгы аерым бер хөрмәт, ярату белән сугарылган. Елатты да, көлдерде дә безне бу истәлекләр. Көннәребез бәйрәмгә әйләнде, китапхәнәдән кеше өзелмәде, авылдаш академигыбызның бу китабы, кулдан-кулга күчеп, авылны әйләнеп чыкты, авылдашларыбызны яшьлекләренә кире кайтарды. Китап исеме җисеменә бик тә туры килә. Китап укучыларыбыз күтәренке кәеф белән, елмаеп китапны тапшырдылар. «Эх, Җәүдәт брат, булмый шул, яшьлеккә кертмиләр инде безне», – дип, моңсуланып та алдылар. Барлык авылдашларыбызны да бер көнгә булса да, яшьлеккә кайтардыгыз, барысын да искә алгансыз. Кушамат белән бик тиз таптык кешеләрне, бер дә баш ватасы булмады дип көлештек үзара. Гади, авылча язылган китабыгыз, барыбызның да йөрәгенә үтеп керде. Бу китабыгыз зур ихтирамга, игътибарга лаеклы Чынлы халкы өчен.

 



Җәүдәт Абдуллович! Тукай язмышларын үтсәгез дә, тормыш юлында сынмагансыз. Зур хөрмәткә лаек шәхес булып, туган илебезгә хөзмәт итәсез. Туган авылыбызга, авылдашларыбызга хөрмәтегез зур Сезнең. Җәүдәт абый, сезгә китапханәчеләр, авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Иҗат чишмәләрегез саекмасын! Исәнлек-саулык сезгә! Без сезнең белән горурланабыз!
«Туган авылымның һавасы да, табигате дә, хәтта кешеләре дә үзенчә башка төрле», – дигәнсез Сез. Әллә нинди китап укысак та, кемнеке булса да, Кече Чынлы халкына Сезнең китап күңелгә иң якыны.
Сезгә хөрмәт белән,

Кече Чынлы китапханәчеләре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ