Логотип Магариф уку
Цитата:

Акча санаганны ярата

Финанс гыйлеме булган кешенең акчасы юк икән – димәк, тиздән булачак. Акчалы кешенең финанс гыйлеме юк икән – димәк, киләчәктә акчасы да булмаячак.«Бу курчакны ал!», «Бу сагыз кирәк!», «Ал! Ал!» Кибет...

Финанс гыйлеме булган кешенең акчасы юк икән – димәк, тиздән булачак. Акчалы кешенең финанс гыйлеме юк икән – димәк, киләчәктә акчасы да булмаячак.
«Бу курчакны ал!», «Бу сагыз кирәк!», «Ал! Ал!» Кибеттә балагыз әйбер сорап йөдәтер яшькә җиттеме? Финанс гыйлеме дигән төшенчә белән танышу өчен иң кулай сәбәп бу.
Гыйлемсез акча файдасыз
Бала белән сөйләшкәндә,  «акча» сүзен ешрак куллана башлавыгызны сизәсезме? Мин сизәм. 3 нче сыйныфта укучы кызым мәктәптә туклану картасын көн саен үзе күзәтеп бара. Үзенә кирәкле әйберләрне сораганчы да аның финанс ягын минем белән киңәшеп алырга гадәтләнде: «Әнием, Риананыкы кебек стразалы сумка алсак, минем биюгә түләргә акча калырмы икән?» 3 яшьлек улыма кадәр, планшет бирмәүне сәбәп итеп өлкәннәр тарафыннан әйтелгән уйдырманы кабатлап, үзалдына фәлсәфә кора: «Менә айпадның акчасы беткән бит! Шуңа күрә уйнап булмый. Әтиемә әйтергә кирәк, акча салсын». Почта тартмасыннан квитанция алып кергәндә, кибеттә бергәләп азык-төлек сатып алганда, ягулык салу станцияләрендә машинага бензин салганда – бала белән кайда гына йөрсәк тә, акча белән бәйле алыш-бирешне күреп, аңлап үсә бит алар.
«Балаларга 6-7 яшьтән «кесә расходлары»на дип акча биргәли башлыйбыз. Акча бар, ә ул акчаны дөрес итеп ничек куллану турында гыйлем юк, – ди Зәй шәһәрендәге 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Юлия Лаврентьева. – 1-4 нче сыйныфларда акча һәм аның белән бәйле гади финанс операцияләре, функцияләре, тарихы турында сөйләшергә, көндәлек тормыштан алынган, бала өчен таныш булган мәсьәләләрне чишәргә була. Югарырак сыйныфларга киткән саен, темалар да җитдиләнә. Акча белән идарә итү, анализлау, экономияләү, арттыру кебек темаларга олыларча сөйләшүләр аларга файдага гына. Әти-әниләр катнашында ачык дәресләр үткәрү, икътисад өлкәсендәге экспертларны чакыру укучылардагы кызыксынуны тагын да арттырачак.
2017 елда мин «Финанс гыйлеме буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсында катнаштым. Бәйге кысаларында 1 нче сыйныф өчен акча, аның барлыкка килү тарихы һәм куллануга багышланган дәрес төзедем. Нәни укучыларымда шулкадәр кызыксыну туар дип уйламаган идем. Финанс гыйлеменә яшьли өйрәтә башлау  сәер яңалык түгел, ә заман таләбе. Балалар өлкәннәр тормышына әзер булырга тиеш. Акчаны саный белү генә аз, төпле хуҗа буларак, аны тота белергә кирәк», – ди мөгаллим.
Акча ник җитми?
«Миңа акча бик аз керә». Әти-әнисеннән кесә чыгымнары өчен акча алучы мәктәп укучысы да, зур хезмәт хакы алып эшләүче җитәкче дә әнә шул  бер үк җавапны әйтәчәк. Алар икесе дә ялгыша. Эш бит керемдә түгел,  чыгымда! Еш кына без булган акчаның күп өлеше кая китүе турында уйламыйбыз да, чөнки чыгымнарны контрольдә тотарга, планлаштырырга күнекмәгәнбез. Нәтиҗә – «саклагыч мендәр» ролен үтәргә тиешле финансларның җыелып бармавы. Зур әйберләр сатып алыр-
га да (фатир, машина һ.б.), уйламаганда килеп чыккан чыгымнарга да (эшсез калу, авырып китү һ.б.) акча юк.
Финанс гыйлемен ни өчен кече яшьтән башларга кирәк дигәнгә тагын бер җавап. Замана яшьләре культурасы акчаны саклау, җыю юнәлешендә үсми, киресенчә, ул актив рәвештә акча туздыруны пропагандалый.
Брендлы әйберләр, кыйбатлы ял, уку өчен дә затлы кирәк-ярак турында реклама үсмерләрне бигрәк тә кызыктыра. Уңышлы кеше образында акчасызлыкка урын юк бит.
Финанс гыйлемле кеше нинди була?
– шәхси бухгалтериясен алып бара (һәр ай саен кайдан акча керәчәген һәм нинди чыгымнар буласын теркәп куя);
– чыгымнарны анализлый һәм экономияли;
– акчага бәйле максатларны билгели, приоритетлар куя (нәрсә алу мөһимрәк икәнлеген сайлый);
– акча җыя (мисал өчен, көн саен 100 сумны сакларга алып куеп та елына 36 мең сум акча җыярга мөмкин);
– чеклар һәм квитанцияләр белән эш иткәндә, саннарны тикшерергә онытмый;
– бурыч һәм кредитларсыз яшәргә омтыла.
«Ни өчен җитми бу акча?» дигән сорауга әйләнеп кайтсак, югарыда санап үтелгән сыйфатларның көн саен кирәклеге тагын да ачык күренә. Алай гына да түгел, ерак киләчәкне күздә тотып төзелгән планнар зарурлыгы туа. Менә алар:
– «куркынычсызлык мендәре» резервы туплау. Әлеге запас акча күләме 3-6 айлык чыгымнарга тәңгәл булырга тиеш.
– күпмедер вакыттан соң алырга җыенган әйбергә акчаны аерым җыю;
– акчага бәйле теләсә кайсы килешүне игътибар белән укып, һәр пунктны тулаем аңлаган хәлдә генә имза кую;
– һәр ситуациядә үзеңә янаган куркыныч турында төгәл мәгълүматлы булу;
– шикаять белән кая мөрәҗәгать итәсен төгәл белү.
«Финанс гыйлемен арттыру –
беренче урында»
Марат Шәрифуллин,  
Татарстан буенча Милли банк бүлекчәсе җитәкчесе:
– Россия Федерациясе Үзәк банкы халыкның финанс гыйлемен күтәрүгә зур әһәмият бирә башлады. Бу юнәлештә эзлекле эш алып бару максатын күздә тотып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү төзелде. Мәктәп укучылары арасында иҗади конкурс, 8-11 сыйныф укучылары арасында финанс гыйлеме буенча республикакүләм олимпиада уздырыла. Ел саен катнашучылар санының күбәюе һәм «яшәрүе» актуальлекне күрсәтә.
Әле менә ноябрь аенда финанс гыйлеме буенча педагогик осталык бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Педагоглар арасында иҗади эшләүчеләр күп. Мисал өчен, Казан төзелеш техникумы мөгаллиме Рәмзия Садыйкова дәресләрдә кейс методы куллана икән: студентлар икътисадның төрле өлкәләреннән мәсьәләләр чишә. Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда белем бирүче Ольга Лапина исә кредит килешүләрен «укырга» өйрәтә.
Кеше үз финанслары белән идарә итәргә, үз бюджетын игътибар белән планлаштырырга, акча тотуның бөтен якларын аек акыл белән бәяли белергә тиеш. Бу сыйфатлар кече яшьтән үк тәрбияләнсен. Замана кешесендә акчага кагылышлы теоретик белемнәр дә, тәҗрибә дә җитәрлек түгел. Кредит аламы ул, гомерен яисә милкен иминиятләштерәме, пенсиясен җыеп барырга ниятлиме – кайсын гына алма, хокук һәм бурычларны, мөмкин булган куркынычларны да белеп тору мәҗбүри бит.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ