Логотип Магариф уку
Цитата:

Акчамы, баламы?

Республикада 20 меңгә якын ата-ана үз баласына алимент түләми. Мөмкинлекләре була торып та ваемсызлык күрсәткәннәргә закон табылды. Андыйлар транспорт йөртү, чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителә, мөл...

Республикада 20 меңгә якын ата-ана үз баласына алимент түләми. Мөмкинлекләре була торып та ваемсызлык күрсәткәннәргә закон табылды. Андыйлар транспорт йөртү, чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителә, мөлкәтләренә, банктагы счетларына арест салына. Агымдагы елның җиде аенда шул сәбәпле чит илгә чыга алмаучылар 1070не тәшкил итсә, машина йөртү хокукыннан колак кагучылар саны – 2160.
Ә менә эшләп куандырмаган, тәртипсез тормыш алып барганга ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр белән нишләргә? Күңел җылысын сумнарда үлчәп булмаса да, балаларына алардан азмы-күпме акча килеп, җыелып барса, мөстәкыйль тормыш башлаганда комачауламас иде.

Әнигә кирәкмәгән әбигә кирәкми


Янәшәдә генә алар. Кайчакта кул сузымы гына арада бәхетсез язмышлар зар елый. Кайсы түгәрәккә бирим, үсеш-өлгереше өчен нинди мөмкинлекләр тудырыйм дип мәш килгән ата-аналар арасында кайнашканда, сабыен бер тапкыр кочагына алуны кирәксенмәгән аналар булуы башка сыймый. Дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан тулы конфиденциальлек саклау шарты белән сөйләнгән һәм бер тамчы да арттырылмаган язмышларны бәян итәм. Ата-ана кайгыртуы һәм мәхәббәте кебек хисләр юк икән, һичьюгы матди ярдәм таләп итү – алимент түләтүе кыен очраклар җәмгыятьтә тулып ята.


Бик шәхси һәм четерекле тема булганлыктан, геройларымның торган җирләрен күрсәтмәвем, исемнәрен үзгәртеп бирүем аңлашыла. Хәер, хикмәт анда түгел. Хикмәт – язмышта.


...Ике гашыйк Рамилә һәм Наилнең гаиләсендә дөньяга аваз салган сабый – Әмир дигән малай бик бәхетле булырга тиеш кебек иде. Яшь ана – балалар бакчасында музыка белгече. Бистәдәге һәркемнең баласын аның төркеменә бирәсе килә. Ник дигәндә, район, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә аның балалары беренчелекне бирми. Шулай әйбәт кенә яшәп ятканда, гаилә башлыгы вакытсыз бакыйлыкка күчә. Алай да тормыш җимерелми әле. Рамилә ханым кабат бер дигән иргә кияүгә чыга. Гаиләне тулыландырып, Әмиргә сеңел дә алып кайталар. Тормышның бер мизгелендә уңган-булган хуҗабикә кинәт эчүгә сабышыр дисәң, әлеге гаиләне белгән бер генә кеше дә ышанмас иде, мөгаен. Ләкин чынбарлык аяныч. Ирен, балаларын ташлап, аракы сөреме сарган кыек юлны сайлый ана кеше. Гаиләсендәге үгетләүләр нәтиҗә бирми. Тәртипсез тормыш алып барган белгечне эшендә дә озак тотмыйлар. Якыннары һәм опека хезмәткәрләре хатынны берничек туры юлга басарга күндерә алмагач, законда каралган тәртип буенча башта аның балаларына булган хокукларын ярты елга чиклиләр. Бернинди үзгәреш сизелмәгәч, аналык хокукыннан бөтенләй мәхрүм итәләр. Бүген бу ихтыярсыз хатын авыруга сабышкан. Табиблар аңа яшәргә дә санаулы гына айлар калып бара дигән фикердә тора. Ә балалар шул әнине ярата. Әллә нигә бер күрешкән чакта, йөгереп килеп, муенына сарылалар. Ләкин мондый ана балаларына терәк була алмый. Иң аянычы әнә шул сабыйларның кичерешләре дип уйласагыз, сез хаклы. Тик язмыш кылычы балалар йөрәген яралауны моның белән генә туктатмый. Иң элек аларны аералар. Ике оныкны ике кайнана аерым-аерым тәрбиягә ала. Ләкин күпмедер вакыттан опека хезмәткәрләре аларның күпне кичергән йөрәкләрен телгәләрлек вакыйганың шаһиты була. «Бала караган өчен миңа акча түләмиләр», – дип, Әмирне үз әбисе приютка тапшыра. Приютта ярты ел яшәгәннән соң, кайтыр җире булмаган сабыйларның юлы бер – ятимнәр йорты. Шулай да ихластан әлеге баланың язмышы өчен ут йоткан хезмәткәрләр малайның ерак туганнарын эзләп таба. Бәхеткә, Әмир бүген әлеге гаиләдә тәрбияләнә. Беркайда эшләмәгән авыру ананың алимент бурычы җыелып бара, әлбәттә. Тик кайчан да булса балалары кәгазьдәге ул акчаларны кулга алыр дигән өмет кенә юк.



Бер ел элек кертелгән кагыйдәләр нигезендә бурычлы ата-ананың бер ел буе кайда икәнлеге билгесез, һәм ул вакыт эчендә алимент түләнмәгән икән, аны хәбәрсез югалучы дип тануны сорап судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бала бу очракта караучысын (кормилец) югалткан дип исәпләнә һәм махсус пенсия алу хокукына ия була.



Бала түгел, фатир кыйммәт
Алсу, ире вафат булганчы ук, ике баласын каенана-каенатага калдырып, рәхәт тормыш артыннан китә. Ничә еллар ым-шымы булмаган хатын, сабыйларның әтисе үлгәч, тып итеп өйгә кайтып төшә. Аларны сагынган өчен түгел, фатирдагы өлешен даулар өчен! Әби-бабай кочагында тынычланган балалар тормышында, әйтерсең, зилзилә куба. Үсмерлек чорына кергән улы, башлангычны тәмамлаячак кызы әниләре хакында ишетергә дә теләми. Акны карадан аерырлык яшьтә шул алар. Ә ана кешенең үз мәкере: ата тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга тиеш акчаны үзенә рәсмиләштереп, эшләмичә генә көн күрмәкче. Зимагур ана, шул максаттан чыгып, хәтта балалары белән арасын җайга салмакчы. Оныкларын кеше итү өчен тырышып-тырмашып дөнья көткән әби белән бабай хәзер тәүфыйксыз килен аркасында суд юлын таптарга мәҗбүр. Ана сүзе харам булган хатын үз сабыйлары торган торакны даулап йөри. Әлегә Алсуның аналык хокукларын чикләгәннәр, ярты ел эчендә балалары белән уртак тел таба алмаса, ул ана хокукыннан тулысынча мәхрүм ителәчәк. Ул чакта аңа алимент түләргә туры киләчәк. Тик качкынлыкта йөреп, сабыйларын уйламыйча уздырган анадан балаларына алимент килүенә өмет итү шулай ук бик кыен.
Дөрес, беренче очракта да, икенчесендә дә бурыч булып җыелып барачак ул алимент акчалары. Тик даими эш урыны, төпләнеп яшәр җире, милке булмаган ата-аналардан балаларына нинди дә булса матди ярдәм түләтү – шул проблемалар белән шөгыльләнүче рәсми органнарның вәкилләре өчен дә бик авыр мәсьәлә. Республикада 14 октябрьдән нәкъ менә әлеге категориягә караган балаларның әти-әниләреннән алимент түләтү буенча «Вспомни о ребенке – заплати алимент» исемле акция узды. Мисал өчен Яр Чаллы шәһәре буенча алимент бурычлары 300 дән 750 мең сумга кадәр исәпләнә. Шунысын да искәртеп үтү кирәк: административ, хәтта җинаять җаваплылыгына тартылу да алимент түләүдән азат итми. Шулай итеп, акция кысаларында Чаллыда яшәүче ике җавапсыз әти кешене РФ Административ хокук бозу кодексының 5.35.1нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартканнар. Аларны мәҗбүри эшләр, штраф яисә 15 тәүлеккә ябылу көтә. Алга таба да алимент бурычларын түләмәсәләр, әлеге аталар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Суд приставлары икенче берәүне РФ Җинаять Кодексының 157 нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартырга өлгергән инде. Аның бурычы 170 мең сумны тәшкил итә. Гражданинга мәҗбүри эшләр, арест яисә ирегеннән мәхрүм итү яный.
Бүгенге көндә суд приставлары кулында инвалид баласына алимент түләмәүче 400 әти-әнигә карата суд карары бар. Тагын 1700е яшәү минимумыннан да түбәнрәк керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга кагыла.

Рейд барышында көнкүреш милкенә арест салынучы, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр дә бар.
Алимент түләмәү өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы да каралган икәнлекне белү белән аерылышкан булсалар да, ир белән хатын үзара килешү сәбәпле дип, алимент түләтү турындагы гаризаны кире алган очраклар да юк түгел. Мисал өчен, Әлмәттә 37 яшьлек ирнең баласына 400 меңнән артык бурычы булса да, аерылган хатыны, аңа карата җәза кулланылмасын өчен, иргә дәгъвам юк дип белдергән. Янәсе, ул акчаны биреп бара. Болай эшләү баланың атасы һәм анасы арасындагы дошманлык булмауны күрсәтсә дә, сабыйның матди мәнфәгатьләренә зыян килергә мөмкин бит. Ләкин канун бу очракта көчсез.

Балаңны карау – намус эше


Ата-аналарның балаларын тәрбияләү һәм тәэмин итүләре бурычы дөнья күләм танылган һәм халыкара хокук нормалары белән беркетелгән. БМО Конвенциясеннән тыш, Россия Федерациясе Гаилә кодексы да балигъ булмаган балалар өчен җаваплылыкны иң беренче чиратта әти-әниләргә йөкли. Сабыйларны тәэмин итү дигәндә, беренче чиратта, намуслылык һәм ирекле рәвештә үз бурычыңны үтәү күздә тотыла. Ата-аналар уртак фикергә килә алмаса яисә гаиләсенә акча бирми башласа гына, мәсьәлә мәхкәмәдә карала.

Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасында  Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
– Төп максатыбыз – җәзалау түгел, ә ата-аналарның балалары алдындагы бурычларын үтәргә мәҗбүр итү. Сабыйларның алиментка хокуклары бозылуына республиканың күпчелек район башлыклары да битараф түгел. Андыйларны хәтта, шәхси очрашуларга чакырып, сөйләшү-тәрбияләү алып баралар.
Чистайда да үтемле юл тапканнар. Мондый четерекле әңгәмәләрдә дин әһелләре дә катнаша. Иң авыр очраклар ятимнәр, ата-аналы ятимнәр һәм сәламәтлекләре чикле балаларга кагыла. Ник дигәндә, күбесенең әти-әнисе я эчкече, я асоциаль тормыш алып бара. Кагыйдә буларак, күбесе ата-ана хокукыннан да мәхрүм ителгән. Аларны алимент түләргә мәҗбүр итү кыен.

Ләйсән НИЗАМОВА


Фото  depositphotos.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ