Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа сезонда Курчак театрында нинди спектакльләр көтелә?

 Казандагы «Әкият»  курчак театрын  кайсы төбәктә яшәүче бала  белми икән?  Белеп тә барып сихри тамашаларын  күрмәсәң,  моннан да күңелне сыкратканы бармы икән?&nbs...

 Казандагы «Әкият»  курчак театрын  кайсы төбәктә яшәүче бала  белми икән?  Белеп тә барып сихри тамашаларын  күрмәсәң,  моннан да күңелне сыкратканы бармы икән?  Кичә театр үзенең 88 нче сезонын «Кәтүкнең сихри төшләре» һәм кабатланмас «Маугли» спектакльләре белән ачып җибәрде.
Тамашачылар да кәнәфидә генә утырып тормады, алар өчен  кызыклы  конкурслар, викториналар  үткәрелде, артистлар белән бергәләп биеп тә алдылар.
 Алдагы тамашалар да кызыклы булырга тиеш: «Мырау Батыр»,  «Приключения  барона Мюнхаузена», «Приключения Алисы»  һәм  башка премьералар.
«Әкият»нең бинасы ерактан ук үзенә тартып торса да, артистлары бер бина  эчендә генә утыру  ягында түгел. Алар  Чабаксарда узачак «Карусель сказок» халыкара  һәм  Белгородта узачак «Белгородская забава» дип аталган  фестивальдә  катнашырга, Хабаровск  яшь тамашачылары  алдында чыгыш ясарга ниятләп торалар.   «Әкият» кайда да әкият дөньясы  инде ул.
                                            Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: kruiz.online

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ