Логотип Магариф уку
Цитата:

Аксакаллар берләшергә булды

Әлмәт районындагы яңа корылып килүче Бәрәкәт авылында Татарстан аксакаллары оешмаларының берләштерелгән утырышы булды.Мәгълүм булганча, республикабызда өч Аксакаллар шурасы эшләп килә. Болар – Татар и...

Әлмәт районындагы яңа корылып килүче Бәрәкәт авылында Татарстан аксакаллары оешмаларының берләштерелгән утырышы булды.

Мәгълүм булганча, республикабызда өч Аксакаллар шурасы эшләп килә. Болар – Татар иҗтимагый үзәге (рәисе – Рәүф Ибраһимов), ТР Диния нәзарәте (рәисе – Айрат Әюпов), Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты (Рәүф Хәсәнов) каршында оешкан берлекләр. Табигый, мондый хәлне байтак кына зыялыларыбызны аптыраш дип бәяли иде.



   – Әлеге хәл безне һич бизәми. Өч шура булгач, бүленү китә. Шуның өчен уртак фикергә килергә. Мөгаен, мөстәкыйльлекләрен бетермәсәк тә, координацияләүче үзәк оештырырга кирәктер, әйтик, өч рәистәш булдырырга мөмкин. Берәр ел чиратлашып җитәкчелек  итсеннәр дә, өч елдан, каршылар булмаса, берләшергә дә була. Татар аксакаллары шурасы дип аталса җитә, – дип тәкъдим итте, мәсәлән, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин. Күрәсең, мәсьәлә алдан сөйләшелгән булган. Рәүф Ибраһимов белән Рәүф Хәсәнов шундук ризалык бирде. Айрат Әюпов исә, әүвәл җитәкчелек белән килештерәсе бар, дип ашыкмаска чакырды (биредә шуны әйтергә кирәктер: Айрат әфәнде нәзарәт штатында тора, ике Рәүф бу вазифаны җәмәгать эшчәнлеге рәвешендә, бушлай башкара). Аерым алганда, Рәүф Хәсәнов Татар конгрессы берләшү өчен кулайрак булыр, Бөтендөнья татар оешмасы бит, кемнең җитәкчелек итүе ул кадәр мөһим түгел, иң мөһиме эш эшләнсен, - дип белдерде.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    РОО Шура Аксакалов - Совет Старейшин Республики Татарстан, дип юридик зат буларак теркәлгәнбез Юстиңия министрлыгы Идарәсендә. Рәис Ибраһимов Рауф Абдулла улы. Автор: Ибрагимов Рауф Абдуллович.

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ