Логотип Магариф уку
Цитата:

«Актаныш гармуннары»на районнар чират торачак

Минтимер Шәймиев паркы, Әлфия Авзалова фестивале, хәзер инде менә «Актаныш гармуннары» Бөтенрәсәй гармунчылар бәйгесе. Болар барысы да республиканың иң ерак районы Актаныш белән бәйле. Соңгысы турында...

Минтимер Шәймиев паркы, Әлфия Авзалова фестивале, хәзер инде менә «Актаныш гармуннары» Бөтенрәсәй гармунчылар бәйгесе. Болар барысы да республиканың иң ерак районы Актаныш белән бәйле. Соңгысы турында матбугат үзәгендә булып узган журналистлар очрашуында билгеле булды.hqdefault


Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева әлеге чара турында менә ниләр сөйләде:


– Актаныш саф татар районы, ул табигатьнең иң матур урынына Сөн, Агыйдел, Чулман елгалары буена урнашкан, – диде ул. – Бездә тел, гореф-гадәтләр бар да сакланган һәм бер генә бәйрәм чарасы да гармунсыз үтми. Безнең район җирлеге шулай ук сәясәт өлкәсендә дә, мәдәният-сәнгать өлкәсендә дә бик күп күренекле шәхесләр үстереп, тәрбияләп  биргән. Үсеп киләчәк яшь буынга миллилегебезне гармуннар аша биреп калдырырга кирәк.


Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова «Актаныш гармуннары» Бөтенрәсәй гармунчылар фестивален үткәрү шартлары белән таныштырды.


– Чарада төрле төбәкләрдән, төрле яшьтәге 300  гармунчы катнашуы көтелә. Фестиваль 27-28 июльдә Сабантуй мәйданында узачак. Гармунчылар бәйгесе ике өлештән тора. Беренче өлешендә ансамбльләр, солистлар, балалар чыгыш ясый. Икенче өлеше гармун тартышу ярышы, ягъни кем-кемне уздыра. Болар бар да 27 июльдә буласы чаралар, ә икенче көнне фестивальдә катнашучы барлык гармунчылар район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, уйнап-җырлап, Актаныш авылы урамнарын ураячак. Энгель Нәвап улы парадны җитәкләп кенә калмый, үзе дә гармунда уйнаячак. Фестивальне оештыру чаралары турында очрашып сөйләшкәндә ул «Актаныш гармуннары»на районнар чират торачак», – диде. Чара күңелгә үтеп керерлек, республика күләменә чыгарлык булсын өчен тырышачакбыз.


Матбугат конференциясендә катнашучы спикерлар гармунга һәйкәл дә куелачак дип, журналистларны шаккаттырды. Кайда, ни рәвешле булачагын гына әлегә сер итеп калдырдылар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ