Логотип Магариф уку
Цитата:

Актаныш мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады

      Актаныш  районы  Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә  9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы  кыңгырау бәйрәме үтте. Быел урта мәктәпне ундүрт укучы,...

      Актаныш  районы  Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә  9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы  кыңгырау бәйрәме үтте. Быел урта мәктәпне ундүрт укучы, 9 нчы сыйныфны   егерме ике укучы тәмамлады. 11 нче сыйныф  укучыларының  унөче   белем алуларын югары уку йортларында дәвам итәргә,  бер егет хәрби хезмәткә китәргә ниятләп тора. Тугызынчыны тәмамлаучылардан алтысы укуларын туган мәктәпләрендә дәвам итәргә уйлый, калганнары  урта һөнәри уку йортларында дәвам итәчәк. Укучылар арасында төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында көчләрен, белемнәрен сынап караучылар да күп булды. 9  нчы сыйныфтан Әдилә Вахитова  биологиядән, 11 нче  сыйныфтан  Алинә Газетдинова  татар теле буенча,  Алинә Исламова рус теленнән республика олимпиадасында  призёр калды. Районкүләмендә  узган бәйгеләрдә төрле сыйныф  укучыларының җиңүче һәм призёр булуларын бәйрәм көнне дә  билгеләп үттеләр.  Андый сәләтле балаларга ел саен күмәк хуҗалыкның «Нур Баян» исемендәге премиясе һәм Дипломнары тапшырыла.     


       Укучылар бүген кадерле мәктәбе, яраткан укытучылары, сыйныфташлары, якын дуслары белән саубуллашты. Соңгы кыңгырау чыңы аларны гомер буена озата килер, күңелләрендә мәңге сакланыр. 
      Бәйрәм хуҗалары үзләре генә түгел, кадерле әти-әниләре белән каршылады бу көнне. Әлбәттә, әлеге көн – әти-әниләр өчен дә шатлыклы да, бераз моңсу да. Алар үзләренең алтын бөртекләрен – күгәрченнәрен зур тормышка озата. Киләчәктә чыгарылыш  сыйныф укучыларын бары тик якты, өметле юллар гына каршы алса иде. 
    Укучылар 11 ел буена урта  белем биргән укытучыларының һәрберсенә Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шушы бәйрәмне әзерләүдә бик күп көч һәм хезмәт куйган сыйныф җитәкчеләре Зөһрә Рифкать кызы Зиннәтовага, Ангелина Вячеславовна  Шәрифуллинага алар аерым рәхмәтләрен җиткерде.

Шәрипова Гөлшат


Фотолар мәктәп архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ