Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта үткән "Соңгы кыңгырау"ны озак онытмаслар

Бүген Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш укучылары мәктәп белән саубуллашты. Һава торышы бозылуга карамастан, "Соңгы кыңгырау" күп мәктәпләрдә чыңлады.Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия...

Бүген Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш укучылары мәктәп белән саубуллашты. Һава торышы бозылуга карамастан, "Соңгы кыңгырау" күп мәктәпләрдә чыңлады.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында  саубуллашу кичәсе бик истә калырлык итеп узган. 11 нче сыйныф укучысы Данил Гизетдинов ясаган кабриолет бәйрәмнең кульминацион мизгеле булган, бөтен кешене шаккатырган.
11 нче А сыйныфы җитәкчәсе Марат Гыйльметдинов соңгы кыңгырау турында бик дулкынланып сөйләде: "Иртәнге җиденче яртыда безнең укучыларыбыз сөйләшенгән вакытка мәктәпкә килеп җиткәннәр иде. Бу чараның сценариясен укучыларыбыз үзләре әзерләде. Традицион алып баручылар булмады, бәйрәм театральләшкән форматта үтте. Балалар убырлы карчык булып та уйнадылар, мода да күрсәттеләр, вальс биюен дә шәп итеп башкардылар. Укучыларга бәйрәмне әзерләргә булышкан барлык мәктәп коллективына, әти-әниләргә зур рәхмәтемне җиткерәм.Аеруча зур рәхмәтебез Хәева Венера Хаматнасыховнага, балаларның идеясен тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен. Җитәкчедә иң көчле һәм хөрмәткә лаеклы сыйфатларның берсе ул - кешегә ышану. Укучыларымның якты, уңышлы киләчәгенә ышанам. Изге сәгатьтә!".

"Әти кеше буларак, үземнең кызымның нәкъ менә шушы гимназияне тәмамлавына бик шатмын. Гимназиядә бик көчле, тәҗрибәле укытучылар хезмәт итә, балаларның уңышы өчен зур көч куя. Әти-әниләр исеменнән барлык укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Кызым Ләйсән 2021 елда туган тел( татар) әдәбиятыннан үткәрелгән республика олимпиадасы җиңүчесе, 2020 елда Җәлил укулары халыкара бәйгедә 1 дәрәҗә, 2021 елда lll дәрәҗә дипломга лаек булды. 2020 елда Гамил Афзал республика "Яшьләр каләме" конкурсында Гран-При иясе булды. Бүген без мәктәпне талантлы, белемле, тәртипле укучылар тәмамлавына тагын бер инандык. Алга таба да сезнең  уңышларыгыз белән горурланырга насыйп булсын", - дип теләкләрен җиткерде Актанышның әтиләр советы рәисе Рамил Салахов.


Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ