Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабирде укучыларының үз гәҗитләре

2019 елның декабрендә Тәтеш районы Алабирде урта мәктәбе директоры Гарифуллин Ваһап Юныс улы Чистай районында узган конференциядә булган һәм аннан яңа идея белән кайткан6 мәктәпкә газета булдыру.Аның...

2019 елның декабрендә Тәтеш районы Алабирде урта мәктәбе директоры Гарифуллин Ваһап Юныс улы Чистай районында узган конференциядә булган һәм аннан яңа идея белән кайткан6 мәктәпкә газета булдыру.
Аның идеясен педагогик коллектив хуплаган, һәм 2020 елның февраленнән медиаүзәк үз эшен башлап җибәргән. Башта ук газета битләрендә мәктәп, туган авыл тормышындагы мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар яктыртылган. Мәктәп газетасының баш мөхәррире итеп рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Эльвира Хамис кызы билгеләнгән, шулай ук газета өчен 11 нче сыйныф укучысы Гаязова Гөлинә Ринатовна җаваплы.

Эльвира Хамисовна сүзләренә караганда, мәктәп медиаүзәге яшүсмерләрнең иҗади потенциалын ачарга ярдәм иткән, ә газетаны чыгаруда катнашу җаваплылык һәм команда эшенә өйрәткән.
«Халыкта: «Мәгълүматлы кеше дөнья белән идарә итә», – диләр. Шуңа күрә мәгълүматны сайлап алырга, үз фикереңне дөрес җиткерергә, ышанычлы булырга өйрәнү бик мөһим. Гаҗәеп, гаджетлар белән җиңел аралашучы һәм заманча медиа белән кызыксынучы заман яшүсмерләренең матбугатка карата кызыксынуы барлыкка килде».
Газетаның әлегә билгеле бер рубрикалары юк, анда мәктәп тормышы яктыртыла. Газета битләрендә юбилярларның котлаулары, мәктәп чаралары репортажлары, укучылар һәм укытучылар казанышларын калейдоскобы бар.

«Газетаны Тәтештә «Респект» типографиясендә чыгарам. Материалларны әзерләргә укучылар булыша, ә мин аларга төзәтмәләр кертәм. Ай саен газетаны рус һәм татар телләрендә чыгару белән бик тә горурланабыз».
Газета – фикер һәм карашлар белән уртаклашу өчен шәп платформа, ул мәктәп берләшмәсен формалаштыра һәм команда булдыра. Газета укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яхшы яңалыклар белән сөендерер дип ышанабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ