Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада БДИ ... 15 мең сум тора

Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, акча эшләп буламы? Бу сорауга Алабуга шәһәре мәктәпләренең бер төркем чыгарылыш сыйныф укучылары беравыздан: «Әле ничек кенә!» – дип җавап бирерләр. Бу – чыннан да...

Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, акча эшләп буламы? Бу сорауга Алабуга шәһәре мәктәпләренең бер төркем чыгарылыш сыйныф укучылары беравыздан: «Әле ничек кенә!» – дип җавап бирерләр.
Бу – чыннан да шулай. Алабуга шәһәре мәктәпләрен быел тәмамлаган XI сыйныф укучыларыннан бишесе, БДИда аерым фәннәрдән 100 балл туплап, сыйныфташларын да, мөгаллимнәрен дә, әти-әниләрен дә сөендерде. Болар: 8 нче урта мәктәптән Снежана Баһаветдинова (рус әдәбиятыннан), 6 нчы мәктәптән Дарья Масляникова (рус теленнән), 4 нче гимназиядән Виктория Буганова (рус теленнән), 9 нчы урта мәктәптән Азалия Хәкимуллина (рус теленнән), 10 нчы урта мәктәптән Валерия Калмыкова (химиядән) – иң югары 100 балл хуҗалары. Алар – бу көннәрдә Алабуганың иң зур ихтирамга һәм зурлауга лаеклылары. Шулай булмаса, шәһәр хакимияте бинасында район башлыгы Рөстәм Нуриев каланың мәртәбәле абый-апалары каршында бу кызларның һәркайсына цифрлы техника алу өчен 15 әр мең сумлык сертификат тапшырмас иде.
Таһир САБИРҖАНОВ

фото: Алабуга нуры сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ