Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада «Ихсан» мөселман мәктәбе директоры вазифасына ачык бәйге игълан ителде

Директор вазифасына 25 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кандидатлар карала.Алабуга районы мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте катнашында «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе» шәхси белем б...

Директор вазифасына 25 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кандидатлар карала.
Алабуга районы мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте катнашында «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе» шәхси белем бирү учреждениесе директоры вазифасына ачык бәйге игълан итә.
Кандидатка педагогик профиль буенча югары һөнәри белем һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукы булу, кимендә 5 ел педагогик эш тәҗрибәсе яки белем бирү учреждениеләрендә җитәкче вазифаларда кимендә 2 ел эшләү тәҗрибәсе (шул исәптән, директор урынбасары, мәктәп директоры урынбасары, мәгариф учреждениесе директоры) булу таләпләре куела. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук директор вазифасына дәгъва белдерүчегә гомуми белем бирү өлкәсендә Россия һәм республика законнарын белү, хөкем ителмәү, педагогик һәм башка хезмәт эшчәнлеге өчен медицина күрсәтмәләре һәм башка чикләүләр булмау, 25-60 яшьтә булуы шарт итеп куела. 
Өстәмә шартларга татар телен белү (мәҗбүри), чит тел белсә, яхшы санала, диндә булуы, намаз укуы, ураза тотуы, үз эшен җиренә җиткереп башкаруы, намуслы, тәртипле булуы, уңай эшлекле репутация, һәрвакыт үсештә булуы, һөнәри яктан белемеңне һәрдаим күтәреп торырга омтылуы керә.
Булачак директорның бурычлары — белем бирү процессының сыйфатын арттыру; кадрлар белән эшләү; башлангыч сыйныфлар базасында гомуми белем бирүне булдыру юлы белән мәктәпне үстерү; яңа педагогик технологияләр кертү; дәрестән тыш эшчәнлекне активлаштыру.
Директор вазифасына билгеләнгән кеше белән хезмәт килешүе төзелә, тулы социаль пакет һәм 30 000 мең сум хезмәт хакы бирелә.
Алабуга шәһәрендәге «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе» шәхси белем бирү учреждениесе директоры булып эшләргә теләүчеләр school.ihsan1@mail.ru электрон адресына үзенең резюмесын, үзе яхшы таныш булган һәм аларны тәҗрибәле педагоглар, белем бирү өлкәсендә үз эшенең осталары дип санаган 2 кеше турындагы мәгълүмат җибәрә ала. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ