Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада халыкара укытучылар фестивале узачак

17 -19 август көннәрендә КФУның Алабуга институты базасында ХI Халыкара мәктәп укытучылары фестивале уза. Форум катнаш форматта үткәрелә, олуг җыенга киләчәк 400 укытучының 300е – Татарстан вәкилләре....

17 -19 август көннәрендә КФУның Алабуга институты базасында ХI Халыкара мәктәп укытучылары фестивале уза. Форум катнаш форматта үткәрелә, олуг җыенга киләчәк 400 укытучының 300е – Татарстан вәкилләре. Шуның өстенә, Россия төбәкләренең мәгариф даирәсендәге 800-1000 вәкиле дистанцион форматта катнашырга  ниятли.
Менә ун елдан артык КФУның Алабуга институты базасында  югары һөнәри һәм урта гомуми белем мәктәбе өлкәсендә Татарстан казанышларын яклаучы шундый зур халыкара педагогика форумы – Халыкара мәктәп укытучылары фестивале үткәрелә. Мәкәп укытучыларының фестиваль тарихы  2010 елда – Укытучылар елында  башланды. Ул чакта дәүләт киң җәмәгатьчелек игътибарын  мәгариф проблемаларын, укытучының  тормыштагы абруен һәм әһәмиятен күздән кичерергә җәлеп итте. КФУның Алабуга институтындагы форумы яңалыкны кабул итәргә әзер торган илнең иң алдынгы укытучылары катнашында оештырылды.

Фестивальнең тематик юнәлеше дә ел саен вакыт таләбеннән, мәгариф үсешендәге төрле юнәлешләрдән чыгып ачыкланды.  Чынлап та, төрле елларда төрле юнәлештә булды  шул аның исеме: «Яңа буын укытучысын әзерләү», «Укытучының һөнәри стандарты»,  «Яңа буын ФГОСы – мәктәптә укытуның методик яңартылышы», «Россиядә цифрлы буын»...
10 ел эчендә фестивальдә дөньяның 20 дән артык  иленнән модераторлар  катнашты. Алар арасында Дрезденның Техник университеты, Хунань педагогия университеты, Монреаль замандаш педагогика үзәге,  Загреб университеты,  Дублин университеты колледжы,  Висконсин-Мадиссон университеты һәм дөньяның башка вузлары. 1000 артык мастер-класс үткәрелде. Аларда 5000нән артык укытучы катнашты.
Әлеге форумны Идел буе федераль округындагы Россия мәгариф академиясенең  Төбәк фәнни үзәге катнашында ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Казан федераль университеты даими оештыручысы булып тора.
Фестивальнең быелгы эш юнәлешләренә дә тукталып узыйк. Алар:
1.Укытучыны  эмоциональ  тәэсирләнүдән саклау.

  1. ХХI гасыр дәресе: укыту нәтиҗәләренә карата ФГОС таләпләрен искә алып, максат һәм бурычларны ачыклау.

  2. ХХI гасыр дәреслеге.

  3. ХХI гасыр тәрбиясе: яңа авазлар.

  4. Мәгариф хәрәкәтен методик - педагогик алымнар белән оештыруда комплекслы юллар эзләү.

  5. Милли мәгариф.


Фестиваль кысаларында  чараны оештыручылар катнашында пленар сессия,  мәгариф өлкәсендәге  галимнәр һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, дәреслекләр буенча мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар, «Сәламәт укытучы» проекты һ.б.
Мастер-классларны төрле чит  илләрдән килгән 10  модератор уздыра:
- АКШ (Флорида, Техас университетлары);
- Бөекбритания (Көнчыгыш Англия университеты);
- Эстония (Һөнәри үсеш буенча “ITC PROFESSIONAL DEVELOPMENT” халыкара үзәк);
- Казахстан Евразия инновация университеты);
- Белорусь республикасы ( Максим Танка ис.емендәге  Белорусь дәүләт педагогика университеты);
- Германия (Техника университеты, Дрезден шәһәре).
Шуларга өстәп, тагын Россиянең күренекле  вузларыннан 40 тан артык, Татарстанның югары уку йортларыннан  22 белгеч катнаша.
Алабугадагы укытучылар фестивале РФдә  гамәлдәге укытучыны күз уңында тоткан бердәнбер камил мәйдан булып тора. Ни өчен ул фәнни-гамәли конференция дип түгел, ә нәкъ менә фестиваль дип аталган соң? Чөнки ул һәр таңда физик күнегүләр белән башланып китә һәм һәр кич джаз оркестры башкаруында «Милләт киче» дип исемләнгән көйләр белән тәмамлана. Кызык бит.
                                        Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Алабуга нуры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ