Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада – мөселман яшьләре форумы

Алабуга шәһәре элек-электән рус каласы саналып киленә. Тик соңгы елларда меңьяшәр Алабугада татар рухы чалымнары шактый еш сиземләнә. Әле шушы көннәрдә булып узган X мөселман яшьләре форумы – шуның бе...

Алабуга шәһәре элек-электән рус каласы саналып киленә. Тик соңгы елларда меңьяшәр Алабугада татар рухы чалымнары шактый еш сиземләнә. Әле шушы көннәрдә булып узган X мөселман яшьләре форумы – шуның бер дәлиле. Әлеге форумга Татарстанның төрле почмагыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 50 мөслимә һәм 50 мөслим сайлап алынды.

Нәрсә соң ул мөселман яшьләре форумы? Ул – өммәт, гаилә. Ул – яңа гыйлем, онытылмаслык хис-кичерешләр, яңа дуслар-танышлар. Кемдер әлеге форумда үзенең якын дустын таба, кемдер булачак хәләл җефетен очрата, ә кемдер, бүтән салмаска дип, яулык яба. Әйе, әлеге форум күп кешенең тормышын үзгәртә. Ул яшьләрне рухи яктан баета, динебезгә тагын да күбрәк кызыксыну уята. 
X мөселман яшьләре форумына бару бәхете миңа да насыйп булды. Форум рәсми рәвештә Алабугадагы Җәмигъ мәчетендә ачылды.
Һәр көн кызыклы, файдалы вакыйгаларга бай булды. Өйлә вакытына хәтле яшьләр өчен төрле тренинглар, квестлар, уеннар әзерләнгән иде. Төш вакытыннан соң дәресләр үтте. Быелгы форумда яшьләр өчен биш мәйданчык эшләде: әхлак дәресләре, Коръән уку, проектлар эшләү, туристик һәм медиа мәйданчыклары. Алардан кала, әхлак, намаз, сәхабәләр темаларына дәресләр узды. Дәресләрне Казан ислам институты мөгаллиме Әхмәд Абу-Яхья әль-Хәнәфикөрәятләр буенча белгеч һәм Коръән хафиз Некаддам, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимәсе Ландыш Ибраһимова үткәрде. Кичләрен дә яшьләр өчен кызыклы чаралар әзерләнгән иде: китап уку, чыгышлар ясау, кино карау, спорт уеннары. Алардан кала, форум кысаларында мең еллык тарихы булган Алабуга шәһәренә экскурсия үткәрелде, нарат урманнары аша Кама елгасына сәяхәткә чыгылды. Гомумән әйткәндә, форум якты, күңелле һәм истә калырлык вакыйгаларга бай булды.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтергә телим: чыннан да, мөселман яшьләре форумы – тормышны үзгәртергә сәләтле вакыйга. Мин форумнан соң күп кенә гамәлләремә анализ ясадым, рухи дөньямны баеттым, үз өстемдә күбрәк эшләргә, гыйбадәтләремне камилләштерергә сүз бирдем. Әлеге форумны оештыручыларга мин чиксез рәхмәтле.
Илзирә МӨХӘММӘТҖАНОВА, Казан федераль университетының Алабуга институтындагы филология һәм тарих фәннәре факультеты студенты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ