Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада – ярминкә, ә Казанда... самолётлар парады

Алабуга белән Казан  үзгә калалар инде. Ник дисәгез: моннан дистә ярым еллар элек үк, хәтта Россия мәркәзе булган Мәскәү каласын да көнләштереп, үзләренең меңьеллыкларын зурлап үткәргән тарихи шә...

Алабуга белән Казан  үзгә калалар инде. Ник дисәгез: моннан дистә ярым еллар элек үк, хәтта Россия мәркәзе булган Мәскәү каласын да көнләштереп, үзләренең меңьеллыкларын зурлап үткәргән тарихи шәһәрләр.
Бу атна шимбәсен дә, ягъни инде иртәгә Казанда , «Казан» гаилә үзәге янында Россия Һава флоты көненә багышлап, «Мин күкне сайлыйм!» дип аталган авиация бәйрәме узачак. Әлеге бәйрәмдә ике дистәгә якын самолёт, шул исәптән Россия Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, Казан вертолёт заводының һава суднолары катнашачак.  
Шәһәр халкы парашютчыларның күрсәтмә чыгышларын күрәчәк, балалар модельләр ясау буенча түгәрәкләр эше белән танышачак, мастер-классларда катнаша һәм концерт карый алачак. Нәни кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән. Һөнәри юнәлеш бирү аллеясында авиация сәнәгатенең алдынгы предприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәкләр.
Алабугада исә бу ял көннәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсе гөрләячәк. Мондый ярминкә уздыруга Алабуганың меңь- еллыгы билгеләп үтелгән 2007 елда нигез салынган иде. Шуннан бирле инде ел да август башында уздыру гадәткә керде. Быел инде Алабуга унбишенче тапкыр үзенә Спас ярминкәсенә дәшә.
Традиция буенча, ярминкә шәһәрнең Шишкин буаларында, «Яшьләр» стадионында һәм тарихи өлешнең үзәк урамнарында узачак.
Ярминкәдә бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык эшләнмәләр, агачка төшерелгән бизәк, керамика, күн эшләнмәләр, курчаклар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Артистлар һәм фольклор коллективларының чыгышы бәйрәмне бизәячәк.
Ярминкә кысаларында «Алабуга шәһәренең осталар ишегалды» проекты, «Вдохновение» автор җыры фестивале узачак, «Бал шәһәрчеге» булачак, авыл хуҗалыгы предприятиеләр продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә барган көннәрдә шәһәр халкы һәм кунаклар Россиянең иң яхшы кыңгырау сәнгате осталары башкаруында Алабуга чаңнары белән дә ләззәтләнә алачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ