Альбина Насыйрова: «Ни өчен музыка дәресләре татарча алып барылмаска тиеш?»

­24 августта Казанда «Туган тел – 2022» республикакүләм фестиваль оештырылачак. Шушы уңайдан «Бала-Сити»ның генераль директоры Альбина Насыйрова «Мәгариф» журналы редакциясе хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.

– Альбина Мөнировна, 24  августта «Туган тел – 2022» фестивале узачак. Бу чара ялгышмасам  икенче тапкыр уза. Оештыручылары кемнәр?

– Чыннан бу чара яңа уку елы алдыннан әзерлекле чара булып тора. 24 августта икенче тапкыр татар теле укытучылары, тәрбиячеләре, балалар бакчаларында эшләүчеләр өчен шушындый семинар оештырабыз. Әлеге семинар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Президенты каршындагы туган телне саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә алып барылачак. Республикабызның төрле шәһәрләреннән 100 дән артык укытучы, тәрбиячеләр җыелачак. Әлеге  фестивальне беренче тапкыр уздырганнан соң, башка регионда яшәүче татар теле укытучылары да семинарга килеп, практик конференциядә катнашасыбыз килә дип теләк белдерделәр. Беренче чарада аның хәтле укытучыларны, тәрбиячеләрне сыйдыра алмадык. Икенче тапкыр уздыруыбызның да сәбәбе шул.

– Бу чараны үткәрү идеясе ничек туды?

– Минем бу идея күптәннән бар иде. Безнең төп эшебез: балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, укытучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Дөресен әйткәндә, конференцияләр, семинарлар күп, әмма алар арасында тәрбиячеләр һәм укытучылар бер-берсе белән очрашып, үзләренең алдынгы методикаларын, технологияләрен күрсәтеп, аңлатып уздырган , чын-чынлап кызыклы, үзенчәлекле  семинарлар бик аз. Укытучылар, тәрбиячеләр белән сөйләшкәч, әлеге проектның актуальлеге бик зур икәнен аңладык. Шуңа күрә әлеге чараны елга ике тапкыр уздырырга планлаштырабыз. Сәләтле, актив, креатив, үзенең технологиясен   башкалар белән уртаклашырга теләгән тәрбиячеләрне фестивальдә көтеп калабыз.

– АҖ «Татмедиа»да милли матбугат чараларының форумы үткәрелә. Безгә төрле төбәкләрдән журналистлар, телевидение хезмәткәрләре килә. Сез дә читтән кунаклар көтәсезме?

– Беренче тапкыр үткән фестивальгә Төркиядән, Мәскәүдән  коллегаларыбыз килгән иде. Быел да Башкортстан һәм башка төбәкләрдән кунаклар көтәбез. Без һәркемне ачык каршы алабыз,  үзебезнең тәҗрибә белән дә бик теләп уртаклашабыз. Фестиваль оештыручылары үзалдына «Татар телен ничек өйрәтергә?» дигән сорау гына куймый. Алдыбызга балалар бакчаларында, татар телендә балалар өчен нинди кызыклы проектлар оештыра алабыз, дигән зуррак максатлар да куябыз. Мисал өчен, татар телендә музыка дәресен кызыклы итеп ничек алып барырга? Татар телендә өстәл уеннарын ничек оештырырга? Безнең бер бик үзенчәлекле проектыбыз бар. Балалар белән төрле илләрдән җыелган өстәл  уеннарын татар телендә уйнап, шушындый дәрес, клуб проект кебек аны булдырырга телибез. Бу проект уңышлы гына  «Бала-Сити» балалар бакчаларында эшләп килә. Шуңа күрә без аны башкаларга да тәкъдим итәргә телибез. Театр дәресләрен, робототехника буенча мавыктыргыч дәресләрне ни өчен без татарча алып бармаска тиеш? Без дәресләрне татар телендә алып барып та кызыксындыра алырга тиеш. Фестивальдә бик күптөрле мастер-класслар уздырылачак. Балаларга башка фәннәрне, проектларны, клубларны да балалар күңеленә татарча җиткерергә телибез.

– Сезнең балалар бакчасында да, мәктәптә дә тәрбия һәм укыту процесслары татар, инглиз телләрендә дә алып барыла. Чыннан да шулаймы?

– Алай гына да түгел, безнең мультилингваль балалар бакчаларында  дүрт телдә белем бирелә: татарча, русча, инглизчә, кытайча. Ике яшьтән алып балалар кабул итәбез һәм алар җиде яшькә хәтле мультилингваль мохиттә үзләренең сәләтләрен үстерәләр, аралашалар, төрле телдә дәресләр алалар.

– 1 сентябрьгә яңа мәктәп ачарга планлаштырасыз. Татарстан Президентының катнашуы да көтелә икән. Бу чара, яңа мәктәп белән таныштырып үтегез әле.

– Бу ел –  безнең өчен аеруча мөһим, зур вакыйгаларга бай ел. «Бала-Сити»  башлангыч һәм гомуми мәктәп ачу күптәнге хыялыбыз иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов  бу хыялны чынга ашыруда ярдәм итте. Шәһәр үзәгендә 440 балага исәпләнгән, искиткеч матур, заманча лабораторияләр, кабинетлар, фитнес заллар белән җиһазландырылган матур бина ачылачак. Ачылу тантанасында олы кунакларыбызны, укучыларыбызны, әти-әниләребезне көтеп калабыз.

– Мәктәпне ачуда дәүләт тарафыннан  матди ярдәм күрсәтелдеме?

–«Бала-Сити»га төрле регионнардан кунаклар еш кабул итәбез. Алар арасында шәхси балалар бакчаларына, мәктәпләргә дәүләт нинди игътибар бирә дигән сорау бирүчеләр дә еш очрый.  Һичшиксез, дәүләтнең ярдәме зур. Беренче балалар бакчалары ачылышында  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: «Шәхси балалар бакчасымы, мәктәбеме, минем өчен аерма юк, без бит барыбыз да балаларның киләчәген кайгыртабыз» , – дигән иде. Дәүләт җитәкчесенә безнең белән уртак карашта булганы, ярдәме өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Безнең мәктәпкә балаларын теләп бирүче әти-әниләр саны елдан-ел арта. Конкурс  югары – бер урынга 5 кеше дәгъвалый. Бу – мәктәп, балалар бакчалары программасының актуальлеген, кирәклеген тагы бер кат дәлилли.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?

– Минем тагы бер зур хыялым бар:  бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татар балаларының лагерен оештыру. Без аны быел Финляндиядә ачарга теләгән идек. Кызганычка, җыелыша алмау сәбәпле  үткәреп булмады. Ләкин безнең мәктәптә ел саен җәйге аланнар оештыру традициясе яши. Аларның берсе татар теленә багышланган. Җәй көне төрле илләрдән кайткан гаиләләр балаларын безгә алып киләләр. Андый гаиләләр бик күп. Америка, Англия, Европада яшәүче әти-әниләр балаларының татар мохитендә аралашуларын, ял итүләрен телиләр. Бәлки,  киләсе елга бөтен дөнья балаларын берләштерә, дуслаштыра алырбыз дип өметләнәбез.

Таңсылу Габидуллина

Камил Таишев фотосы

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.