Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт гимназиясендә – «Соңгы кыңгырау» бәйрәме

Бүген Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Гимназияне  тәмамлаучы укучылар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен...

Бүген Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Гимназияне  тәмамлаучы укучылар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды.
Соңгы звонок, соңгы чыңлау. Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп, йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән! Гимназиябезнең бәйрәмчә бизәлгән актлар залында да бүген хисләргә бай тантаналы җанлылык хөкем сөрде. Әти-әниләрнең борчылу катыш дулкынланулы карашлары да, абый-апаларының матур итеп шигырь укуларын тын да алмыйча йотлыгып тыңлаучы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең дә соклану тулы күзләре сәхнә түрендә басып торган 43 укучыга төбәлгән. Алар – бүгенге тантананың төп геройлары да, бәйрәмне алып баручылары да. Укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белән җылы котлау сүзләре берсеннән-берсе матур җырлар белән үрелеп бара. Гимназия директоры буларак укучыларыма иң изге теләкләремне җиткердем: 
– Бүген соңгы кыңгырау шушы 43 укучыбыз өчен чыңлады. Без, укытучылар, 11 ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелекле, ярдәмчел, кешелекле һәм кечелекле балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Фән нигезләрен тырышып үзләштергән, мәктәпне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларыбызга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә укуларын телибез. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын!
Сәхнәгә бер-бер артлы укытучылар күтәрелә. Шушы балаларны беренче сыйныфка җитәкләп алып кергән, укырга-язарга өйрәткән беренче укытучылар Сәгыйдә Хатыйп кызы, Зөлфия Рафат кызы, Гөлчәчәк Яхъя кызы, Гөлназ Махиҗан кызы, математика серләренә төшендергән Венера Кәшиф кызы, Тәнзилә Хаҗи кызы, рус теле белгече Лиана Наил кызы, татар теле укытучысы Розалия Зыяфетдин кызы, физика укытучысы Рәфис Галимҗан улы, Гүзәл Рәфис кызы, сыйныф җитәкчеләре Айгөл Мизхәт кызы, Венера Рузил кызы, химия укытучысы Джумакул Нигъмәт улы, биология укытучысы Айгөл Әхмәтгани кызы, информатика укытучысы Гөлназ Изил кызы, тарих укытучысы Наилә Зөфәр кызы, җәмгыять белеме укытучысы Розалия Рафаэль кызы, физкультура укытучысы Галимҗан Муллаян улының да укучыларына әйтер сүзләре, киңәш-теләкләре бер: “Кайда гына яшәсәгез дә, гимназия сезнең уңышларыгызга сөенеп, яулаган үрләрегез белән горурланып яшәячәк, без сезгә ышанабыз, балалар!"
«Соңгы кыңгырау»  бәйрәменең соңгы аккордлары. Без, күзләре яшькә чыланган укытучыларын, әти-әниләрен кочаклап, чәчәк бәйләмнәре тапшырганда, үзләренең дә күңелләре мөлдерәп тулган балаларга изге теләкләребезне җиткерәбез.
Фирүзә ВӘЛИУЛЛИНА, Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия директоры.
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ